Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

Татарстанга кече һәм урта бизнесны үстерүгә 519 млн сум субсидия бүленгән

Татарстан Республикасына "Экономияле үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасы кысаларында 519,17 млн сум акча бүленгән. Субсидия кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм максатында тәкъдим ителә. Бу хакта бүген бастырылган РФ Хөкүмәте карарында әйтелгән.

Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен билгеләнгән дәүләт милке объектларына капитал салуларны финанслашуга 259,57 млн сум күләмендә субсидия бирелгән. Төбәкләр арасында барлыгы 1,51 млрд сум күләмендә акча бүленгән.

"Кабул ителгән карар кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын булдыру һәм үстерү, бизнес-инкубаторлар төзү, реконструкцияләү һәм матди-техник җиһазландыруга булышачак", - диелгән РФ Хөкүмәте карарына аңлатма язуында.

Моннан тыш, Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәменә 259,6 млрд сум күләмендә тагын бер субсидия бүленгән. Россия төбәкләренә әлеге максатларга барлыгы 9,61 млрд сум бирелгән. 

Әйтергә кирәк, субсидияләрне бүлү 2016 елның I кварталында РФ субъектларын конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча аныкланачак.                          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20