Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2015

Татарстанлылар Франция халкы белән бергә кайгыра - Франциянең Казандагы Мактаулы консулы

Татарстанлылар Франция халкы белән бергә кайгыра - Франциянең Казандагы Мактаулы консулы Франциянең Казандагы Мактаулы консулы, профессор Андрей Ершов "Татар-информ" агентлыгына кичә төнлә Парижда булган терактлар сериясен шәрехләде.

"Татарстанлылар Париждагы коточкыч терактларга карата борчылу белдерә. Татарстан халкы Франция халкы белән бергә хәсрәт кичерә һәм аларның кайгысын уртаклаша. Бүген иртәдән казанлылар "Альянс Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәгенә килә, чәчәкләр һәм шәмнәр китерә, - дип хәбәр итте А.Ершов. - Париждагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашырга теләүчеләр Рәхмәтуллин урамы, 1нче йортта урнашкан үзәккә килә яки 292-78-65 телефонына шалтырата ала".

Искәртеп узабыз: Парижданы терактлар сериясе нәтиҗәсендә, җомга көнне, соңгы мәгълүматлар буенча, 128 кеше һәлак булган, тагын 250се җәрәхәтләнгән. Кайбер мәгълүматларга караганда, теракт өчен җаваплылыкны РФда тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) террорчылык төркеме үз өстенә алган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20