Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.07.2015

Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында түләгән вакытта виртуаль картадан файдалана алачак

Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында түләгән вакытта виртуаль картадан файдалана алачак  Хәзер Татарстанның теләсә кайсы кешесе ТР дәүләт хезмәтләре порталында комиссиясез түли ала. Бүген порталда виртуаль дәүләт хезмәтләре картасы чыгарыла башлый. 

Виртуаль карта чыгарылганнан соң, аның ревизитлары дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта пәйда була, ә түләүләр башкару өчен кирәкле CVC2 коды шәхси кабинет теркәлгән телефон номерына SMS рәвешендә җибәрелә. Картаның күнегелгән пластик карточкасы булмаячак. Виртуаль карта чыгарган өчен комиссия алынмый. Картага акчаны "Электрон Татарстан" инфоматлары аша һәм республика дәүләт хезмәтләре порталында салырга мөмкин.

Карта счетына 5 мең сумнан артык акча салган вакытта кулланучыдан комиссия алынмый. Ә 5 мең сумнан кимрәк салганда комиссия 0,5 процент тәшкил итәчәк - ул түләү операциясен башкару чыгымнарын каплау өчен китә. Карта балансын комиссиясез  «АК БАРС» Банк ААҖ бүлекләрендә тулыландырырга мөмкин.

Шәхси кабинетта картаның балансын тикшерегә һәм тулыландырырга, операцияләр буенча өземтәләрне карарга һәм сакларга була. Картага блокировка салырга һәм яңасын чыгырырга мөмкин. Порталда блокировка салынган картаны яңадан кайтарып булмый - бу куркынычсызлык максатларында шулай эшләнгән.

Виртуаль карта белән дәүләт хезмәтләре порталында гына түләп калмыйча, интернетта операцияләр башкарырга да мөмкин, бу төп картаның мәгълүматларын сакларга булыша, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20