Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.11.2015

Татарстаннан Мисырга очкан туристларның өстән икесе әйләнеп кайткан

Татарстаннан Мисырга очкан туристларның өстән икесе әйләнеп кайткан Туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Мисыр Гарәп Республикасы территориясендә төбәк аэропортыннан очкан 1312 кеше кала. Бүген бу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Россиядән Мисырга очышлар тыелган бирле Татарстанга әлеге ил курортларыннан 2465 кеше, шул исәптән 572 бала белән 11 рейс кайткан. Ун рейс "Казан" халыкара аэропортына, берсе "Бигеш" аэропортына кайткан.

Ял итүчеләр утырган өч самолет бүген иртән кайтып утырган. Әйтик, 3.05тә Хургададан Казанга "Red Wings" авиакомпаниясенең "RWZ-9926" рейсы килгән. Ул 209 кеше, шул исәптән 51 баланы, алып кайткан. 5.20 дә шул ук борт "RWZ-9925" рейсы белән пассажирларсыз Казаннан Хургадага очкан. 4.42дә Шарм-эль-Шейхтан Казанга «Северный ветер» авиакомпаниясенең   "NWS-1948" рейсы әйләнеп кайткан.  Анда 222 пассажир, шул исәптән 64 бала, булган. Әлеге борт "NWS-5807" рейсы белән Антальяга китәргә тиеш. Пассажирлар саны аныклана.

4.51дә Казанга Хургададан «КатэкАвиа» компаниясенең "KTK-9626" рейсы төшеп утырган. Бортында 244 пасажир, аларның 73е бала булган. 7.00дә әлеге очкыч "KTK-9125" рейсы белән Казаннан 143 пассажир, шул исәптән 21 бала, белән Антальяга очкан.

Тагын өч рейс Татарстанга 13 ноябрьдә әйләнеп кайтыр дип планлаштырыла. Әйтик, ул көнне 3.05тә Хургададан «КатэкАвиа» авиакомпаниясенең "КТК-9626"  рейсы, ә 5.00дә шул ук шәһәрдән «Северный ветер» авиакомпаниясенең  "NWS-1950" рейсы кайтырга тиеш. 23.05тә «Северный ветер» авиакомпаниясенең   "NWS-5996" рейсы Шарм-эль-Шейхтан пассажирларны "Бигеш" аэропортына кайтарырга тиеш.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20