Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2015

Татарстанның 38 меңнән артык укучысы «IT-чемпион» конкурсында катнаша

Быел «IT-чемпион» республика конкурсында 38 мең 410 укучы катнашкан. Аларның логиннары ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы 45 мең 185 шәхси кабинетта сакланган.

Искәртеп узабыз: конкурсның беренче этабы 31 июльгә кадәр дәвам итә. Укучыларның өлкәннәрне ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтеп планшет оту өчен бер айдан артык вакыты калган. Конкурсның икенче этабы һәм төп җиңүчеләр 30 ноябрьдән соң билгеле булачак.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетлар саны 1 млн 369 мең 712гә җиткән. Ай саен Татарстанда 5 млн электрон хезмәт күрсәтелә.

Конкурсның иң актив катнашучылары Татарстанның Тукай (92 процент), Балтач (74 процент) һәм Арча (68 процент) районнарында яши, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һзм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20