Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2015

Татарстанның 58 спортчысы Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада Россия җыелмасына кандидат санала

Татарстанның 58 спортчысы Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада Россия җыелмасына кандидат санала Татарстанның 58 спортчысы Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада Россия җыелмасына кандидат санала. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

"58 кеше Олимпия уеннарында киңәйтелгән составта катнашу өчен кандидат санала, тагын өч кеше Паралимпия уеннарында катнашуга кандидат", - диде ул. Шул ук вакытта Татарстан спортчылары өчен спортның шәхси төрләре буенча махсус әзерлек программасы эшләнгән. Әлеге программага, Леонов ассызыклаганча, Олимпиадада катнашу өчен 28  һәм Паралимпиадада катнашу өчен 3 кандидат кергән.

Әзерлек программасында җиңел атлетика вәкилләре аеруча күп - 7 кеше (шул исәптән Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм Юлия Зарипова). "Исемлекләр спортның әлеге төрләрендә спортчыларның мөмкинлекләреннән чыгып төзелгән. Кандидатларның киңәйтелгән исемлеге бар, локаль исемлек бар. Әлеге спортчыларның медаль яулау мөмкинлеге зур", - дип аңлатты В.Леонов.

Махсус әзерлек чаралар агымдагы елның май-декабрь һәм киләсе елның гыйнвар-август айларында узачак.

Махсус әзерлек программасын тормышка ашыру өчен 56 млн сум күләмендә өстәшмә акчалар каралган. Программаны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тулысынча хуплаган.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20