Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары — «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Казан кичләре», Кышкы чия".

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!