Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.07.2017

Татарстанның күп балалы гаиләләре 27 мең 736 данә җир кишәрлеге алган

Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 27 мең 736 данә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 июльгә җир кишәрлеге алырга теләүче күп балалы гаиләләр исемлегенә 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән. Шуларның 9795е — Казаннан, 5676сы — Чаллыдан.

Республика буенча, Казан һәм Чаллыны да кертеп, 32 мең 922 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда андыйлар — 4648, Автошәһәрдә - 2622, дип ачыклык керттеләр Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера