Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2017

Татарстанның креатив менеджерлары «Juna» музыкаль төркеме концертын оештырды

Кичә «Juna» музыкаль төркеме чыгышына багышланган арт-кичә моннан утыз-кырык ел элек популяр булган җырлар белән башланып китте һәм «Juna» төркеме җырлары, Луиза Янсуар шигырьләре белән дәвам итте.

«Juna» музыкаль төркеменең беренче альбомына багышланган концерт «Пирамида» диско-клубында оештырылган иде. Төп оештыручы — Ильяс Гафаров җитәкчелегендәге Yummy Music лейблы. Арт-кичә - «Креатив менеджерлар көрәше» конкурсының бер чарасы. Әлеге конкурста алты төркем катнаша. Җиңүче төркем 100 мең сум приз алачак.

«Кичәне без конкурста катнашучы командаларның берсе белән бергәләп оештырдык, — ди Yummy Music лейблы директоры Ильяс Гафаров. — „Juna“ музыкаль төркеменең үз дебют альбомын чыгару өчен краудфандинг — уртак эш өчен акча җыю кампаниясен башлап җибәргән иде. Бүген дә дискотекага керү өчен һәркем үзе теләгән кадәр акча бирә ала. Әле күпме акча җыелганы билгеле түгел. Тамашачы һаман да килә тора».

Музыкаль кичәне алып баручы концертның төп өлешенә күчәр алдыннан «Juna» музыкаль төркеме белән таныштырып үтте. Викторина форматында бәйгеләр дә оештырып алды. Әлеге викторина аша тамашачы «Juna» сүзенең латинча «поезд» дигән сүз булуын белеп калды. Концертта шагыйрә Луиза Янсуар һәм Albertik&Welldan Deep&Ambient Set, ягъни, Альберт Садретдинов катнашты.

Концерт башланганда диско-залда 210 кеше бар иде. Бу — ишек төбендә килүчеләрне каршылап торган контролер биргән сан. Кичә азагына таба ул сан тагын да артты. Концерт залына Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин улы Ризаетдинне дә алып килгән иде, залда аңа иптәшкә башка кечкенә балалар да бар иде.

Искәртеп узабыз, ике йөздән артык тамашачы булуы — татар альтернатив музыка кичәсе өчен начар күрсәткеч түгел. Әйтик, Оскар Юнысовның «Гауга» төркеменең альбом презентациясе 160 урынлык Камал театрының Кече залында барды, концерт тулы залда үтте, 120ләп кеше билет алып кергән иде. Рәдиф Кашапов концертына иллеләп кеше килгән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии