Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2015

Татарстанның Питрәч районында "Агромир-Казан" күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәге төзелеше башлана

Татарстанның Питрәч районында "Агромир-Казан" күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәге төзелеше башлана  Татарстан Республикасының Питрәч районындагы Кощаково авылында "Агромир-Казан" күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәге төзелеше башланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Төзелеш мәйданы - 49 гектар, алга таба төзелешнең гомуми мәйданы 148,7 гектар булыр дип көтелә. Беренче чиратта төзеләчәк биналар мәйданы - 150 мең кв. м., бөтен биналарның гомуми мәйданы - 504,4 кв. м. Үзәкнең территориясендә күпләп һәм ваклап сату яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм балык өчен павильоннар, саклау бүлмәләре, җиңел һәм авыр йөк машиналары өчен автостоянка, сәүдә-күргәзмә үзәк урнашачак.  Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларыннан продукцияне кабул итү, аны сакалу һәм эшкәртү хезмәте булачак. "Республикабызның географик яктан урнашуын файдага куллану буенча төрле планнар булды. Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче төбәкләрнең алдынгысы, һәм әлеге продуктларны алга этәрү мөһим. Шуңа күрә дөнья дәрәҗәсендәге мондый үзәк бик кирәк. Республика территориясендә күпләп сату-логистика үзәген ачу  - җиңел эш түгел, әмма проект җитештерүче һәм кулланучылар арасында мөнәсәбәтләрне төптән үзгәртәчәк. Ышанам ки, үзәк киләсе ел ахырына эшли башлар, ләкин бүгеннән үк мәйданчыкны алга таба киңәйтү турында уйларга кирәк", - диде тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов. 

"Татарстан халкы саны 4 миллионга җитә, аларны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк. Без шулай ук 500 км радиустагы күрше төбәкләрне дә азык-төлек белән тәэмин итә алачакбыз", - дип ассызыклады ул.   "Агромир-Казан" үзәге төзелешенең беренче чиратын киләсе елның дүртенче кварталында сафка кертергә исәплиләр. Тулы күләмдә үзәк 2021 елда эшли башлар дип көтелә. Инвестицияләр күләме 9 млрд сум булачак. 

РФ икътисади үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский сүзләренчә, Татарстанда инвесторлар белән эш итә беләләр. "Даныгыз бөтен илгә яңгырый, шуңа күрә мондый зур күләмле проектның Татарстанда гамәлгә ашырыла башлавы очраклы хәл түгел. Әлеге проект белән инде Азия-Тын океан төбәге инвесторлары кызыксына. Шуңа күрә нәкъ менә хәзер проект махсус булдырылган инвестицион хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде, - дип ассызыклады ул. - Проект артык арадашчылардан арынырга ярдәм итәр һәм товарларны китерүне ачык итәргә, иң мөһиме - кибетләребезгә илебез җитештерүчеләренә ишекләр ачыр дип өметәнәбез. Федераль дәрәҗәдә мондый проектларга ярдәм итәчәкбез". 

Инвестор - "Илкүләм азык-төлек корпорациясе".Корпорация вәкиле һәм үзәкне төзү җитәкчесе Владимир Арефьев сөйләгәнчә, "Агромир-Казан" - уникаль проект, ул авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм сату буенча дөнья индустриясенең алдынгы технологияләрен Татарстанга китерәчәк. 

Мәртәбәле кунаклар ком сәгатен әйләндереп, төзелешне символик рәвештә башлап җибәрделәр. 

Проектка шулай ук ТР Инвестицион үсеш агетлыгы ярдәм итә.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20