Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2015

Татарстанның һәр икенче хосусый эшмәкәрләре Пенсия фондына бурычлы

Татарстанның һәр икенче хосусый эшмәкәрләре Пенсия фондына бурычлыТатарстанда 230 меңгә якын иминият кертемнәре ясаучылар Пенсия фондында исәптә тора һәм эш бирүчеләр, аларның булачак пенсияләрен формалаштыру максатыннан, фондка акча күчерә.

Үз эшчәнлекләре белән мәшгүль булган, ягъни хосусый эшмәкәрләр, фермерлар, адвокатлар, нотариуслар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре, арбитраж өлкәдә идарә итүчеләр һ.б. эшчәнлек алып баручылар исә пенсия фондына акчаны үзләре түли. Татарстанда шундый 89 мең кеше теркәлгән.

Хосусый эшмәкәрләр үзләре ике категориягә бүленә. Аларның беренчесе — үз-үзләренә эшләүчеләр, ягъни эшче ялламаучылар. Бу очракта алар Пенсия фондына елына 18,6 мең сум түли, моңа тагын 3,5 мең чамасы мәҗбүри хосусый эшмәкәрнең кереме елга 300 мең сумнан артып китә икән, алда язылган суммага тагын артып киткән сумманың 1 проценты өстәлә, әмма Пенсия фондына күчерелгән сумма 148 мең 886 сумнан артмаска тиеш. Әлеге суммалар 2015 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондына күчерелмәгән очракта, хосусый эшмәкәрләрдән 148,8 мең сум акча алына. Хосусый эшмәкәрләрнең икенче төре, ягъни эшче яллаучылар исә хезмәт хакының 22 процентын Пенсия фондына күчерергә тиеш була.

Әгәр хосусый эшмәкәрләр эшчәнлек алып бармый икән, алар, Пенсия фонды алдында бурычлы булмас өчен, салым инспекциясендә үз эшчәнлекләрен туктатуны сорап гариза бирүләре шарт. Чөнки билгеләнгән 18,6 мең сум, эшчәнлек алып бармаган очракта да, пенсия фондына күчерелергә тиеш. Татарстанда исә һәр икенче индивидуаль эшмәкәрнең Пенсия фонды алдында бурычы бар. Бу сумма − 1,93 млрд  сум чамасы.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов хәбәр итте.

“Бу ярыйсы ук зур сумма. Татарстанда 58 меңләп хосусый эшмәкәрнең Пенсия фондына бурычы бар. Алар әлеге фондка тиешле сумманы күчереп бармаган очракта, киләчәктә пенсияләре кечкенә булачак”, - диде ул.

Пенсия фондына акча күчерү өчен аның бүлекләренә килеп йөрү мөһим түгел, бу эшне хәзер автотүләү системасы аша да башкарырга мөмкин.

Эшче яллаган предприятияләрнең ТР Пенсия фондына бурычы якынча 2 млрд 250 мең сумны тәшкил итә. Республикадагы барлык оешмаларның гомуми бурычы исә − 4 млрд 17 млн сум чамасы.

Марсель Имамов сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда Пенсия фондына бурычлылар саны якынча 0,7 процентны гына тәшкил итә һәм бу бик кечкенә күрсәткеч санала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20