Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2017

Татарстанның сәнәгать мөмкинлекләрен Төркиядәге халыкара күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр

18-22 августта Төркиянең Измир шәһәрендә 86 нчы тапкыр сәнәгать һәм куллану товарларының IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Чарада Татарстан үз стендын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә республиканың машина төзелеше кластеры министрлыгының матбугат хезмәте.

Стенд Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы һәм республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән булдырылган.

Республика делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. Аның составына шулай ук Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ. б.керәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20