Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Татарстанның туристлык потенциалын Кытайда тәкъдим иттеләр

17 нче июнь көнне Пекинда Россиянең төристлык потенциалы тәкъдим итүелгән. Чара  Visit Russia КНРда илкүләм офисы тарафыннан, Туристлык буенча федераль агентлык ярдәме белән оештырылган. Бу хакта "Мир без границ" туристлык ассоциациясе хәбәр итә.

Презентация кысаларында төбәк туристлык органнары вәкилләре һәм эре халыкара туроператор компанияләре Росиядә ял мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Шул ук вакытта бу чара Россия һәм Кытай турбизнесы вәкилләренең эшлекле сөйләшүе һәм туризм өлкәсендә нәтиҗәле контактлар булдыру турында аралашу мәйданы булды. Аерым игътибар 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк һәм хәзерге вакытта илдә Конфедерацияләр кубогы уздырылган шәһәрләрдә ял итүгә бирелгән.

Казанны, күп кенә спорт уңышларына ирешкән шәһәр буларак, Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты туристлык продуктын үстерү бүлегенең баш киңәшчесе Айдар Хәсәнов тәкъдим иткән.

Узган елда Татарстанга 2.9 миллионнан артык турист килгән. Ел саен Татарстанга килүчеләр агымы уртача 10 процентка арта, ә Кытайдан килүчеләрнең үсеш темплары 30 процент тәшкил итә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20