Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2016

Теләсә нинди һөнәрдә дә иң яхшысы булырга омтылырга кирәк – Илсур Метшин

Казан ратушасында Яшь гражданнар форумының йомгаклау чарасы – шәһәрнең иң актив мәктәп укучылары катнашында пленар утырыш үтте. Яшьләр форумда җиңгән проектларны тәкъдим иттеләр һәм иң кыю идеяләрен уртача салдылар. Казан мэры Илсур Метшин да катнашып, яшьләр белән аралашты, аларның проектларын өйрәнде һәм шәһәрнең киләчәген төзүдә катнашырга чакырды. Чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров катнашты, диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан 5 көн элек башланып киткән Яшь гражданнар форумында иҗтимагый оешмалар активистлары һәм лидерлары катнашты, аларның саны 150дән артып китә. Форум эше 9 тематик секция буенча оештырылган булып, барлык секцияләр дә яшьләрне үстерү өлкәләренә кагылышлы иде.

Пленар утырыш форумның соңгы чарасы булды, биредә яшьләр мэрга үзләренең идеяләре турында сөйләделәр. Секцияләрдә барлыгы 30 төрле проект тәкъдим ителде, иң яхшылары, тавыш бирү юлы белән, сайлап алынды.

Проектларны тәкъдим иткәннән соң, шәһәр башлыгы Илсур Метшин яшьләр белән аралашып, шәхси тормышыннан мисаллар китереп үтте. Шулай ук шәһәр җитәкчесе кызыклы һәм файдалы проектлар булдырган иң актив мәктәп укучыларын бүләкләде. Утырышта катнашучылар форумның резолюциясен кабул итте.

Чара ахырында мэр шушы форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм яшьләргә мөрәҗәгать белән чыкты: “Сез киләчәкне төзисез, шуңа да актив рәвештә иҗат итәргә, үз идеяләрегезне тормышка ашырырга кирәк. Хәзер без бик тә мөһим документ – Казан үсеше стратегиясе-2030ны әзерлибез, сезне дә аны әзерләүдә катнашырга чакырабыз. Казанның киләчәге сезнең һәм әти-әниләрегезнең фикерләренә бәйле. Теләсә нинди һөнәрдә дә иң яхшысы булырга омтылырга кирәк, һәм без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Уңышлар телим һәм тормышта үз урыныгызны табачаклыгыгызга ышанам”, - диде И.Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20