Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2017

Теракт вакыйгасы бүгенге "Таяну ноктасы" үзәгендә

Сишәмбе "Таяну ноктасы" тапшыруында кичә Санк-Петербург шәһәре метросында булган шартлау турында сөйләшәләр. Шартлауда зыян күрүчеләрнең саны арта бара. "Теракт" темасына багышланган тапшыру кунаклары: күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, танылган журналист Римзил Вәлиев, Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, Санкт-Петербургтагы метро шартлау аркасында 10 кешенең гомере өзелгән. Тагын өч кеше авыр хәлдә хастаханәдә операция палаталарында ята. Аларның хәле бик авыр. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр иткән. 4 нче апрельдән Санкт-Петербургта өч көнлек матәм игълан ителә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шартлауда 47 кеше зыян күргән, шуларның 39ы хастаханәгә урнаштырылган.

Теракт вакыйгасында дөрес җавапны бүген, 4 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, хәзер “Таяну ноктасы” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»