Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2016

Тиешсез урыннарда сату итүчеләргә Казанда махсус урыннар кирәкме: сатучылар фикере

Казанда рөхсәт ителмәгән урыннарда сату белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус урыннар булдырылачак. Моның өчен бюджеттан 22 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә билгеле булды.Тиешсез урыннарда сату итүчеләргә Казанда махсус урыннар кирәкме: сатучылар фикере

Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә узган утырышта билгеләп үтелгәнчә, рейдлар вакытында башкаланың Адоратский, Мусин һәм Ямашев урамнары киселешендә, Космонавтлар, Липатов һәм Ломжа урамнары киселешендә, Җиңү Проспекты, Фучик, Мәүлетов урамнары киселешендә, Нариманов һәм Максимов, Шамил Усманов урамнарында тиешсез урында азык-төлек сату очраклары ачыкланган. Шулай ук әлеге продукцияләрне сатуда да нормаларны бозучылар административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штраф күләме 570 мең сум тәшкил итә.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сүзләренчә, калада ярминкә мәйданнарын төзү башлана. Башкалада шундый 7 мәйданчык булдырылачак. “Төзү эшләренә якын арада керешәчәкбез. Сату өчен ярминкә павильоннары, базар тирәләрендә исә махсус урыннар булдырылачак. Әбиләр, Казанга сату итәргә килүче авыл халкы рәхәтләнеп сата алачак. Болар барысы да бушлай булачак”, - диде ул.

“Татар-информ” МА хәбәрчесе бу уңайдан базарда тиешсез урында сату итү белән шөгыльләнүчеләрнең фикерләрен белде.

“Океан” базары янында сатучы Габделнар Нәфыйков сүзләренчә, ул биредә 7-8 ел дәвамында, ел әйләнәсе сату белән шөгыльләнә. Товары — үзенең 25 сотый җирендә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш. “Мондый урын булдыру бик кирәк, билгеле. Кышкы салкыннарда сатканда кыенрак”, - диде ул.

Биредә сәүдә белән шөгыльләнүчеләр көненә 150-160 сум акча түләве дә мәгълүм булды. Әмма ул акчаны кемгә бирүләрен генә әйтергә теләмәде әңгәмәдәшебез. Керемгә килгәндә, ул, көненә карап, төрлечә. Кайчагында 3 меңгә дә тула, азрак булган көннәр дә бар, дип белдерде Габделнар Нәфыйков.

Мәскәү базары янында Шамил Усманов һәм Декабристлар урамы киселешендә чәчәкләр сату белән шөгыльләнүче Әлфия Нигъмәтҗанова шулай ук шәһәр мэриясенең бу гамәлен хуплавын белдерде. “Пенсиябез 7-8 мең генә, шуңа да мин җәй айларында гына түгел, кышын да сатарга чыгар идем. Болай исә җылы вакытта гына сату итә алам. Базар җитәкчелеге сүз әйткәне юк, акча да таләп итми. Әмма быел штрафлар бик нык артты. Кайбер очракта 1300-1500 сум түлим”, - диде ул.

Инженер-технолог һөнәре булган Әлфия Нигъмәтҗанова сату өлкәсендә пенсиягә чыкканнан бирле, ягъни 1993 елдан алып эшли.

“Элек чәчәкләрне сатып алучы бар иде, хәзер исә сату бик начар бара. Әллә кешенең акчасы юк... Көнгә 5 букет та саткан бар, 15 не дә. Әмма берне дә сатмаган вакытлар булмады: 1-2не булса да алалар. Кайчагында 500, кайбер көннәрне 1 мең тирәсе акча эшләп кайтам”, - диде чәчәк сатучы.

Шул ук базарда күптәннән сату белән шөгыльләнүче Зөлфирә апа фикеренчә, мондый урыннарны төзүнең кирәге юк. “Кешеләр барыбер базар тирәсендә сату итәчәк. Мин бөтен әйберне үз бакчабыздан алып киләм, үзебездән артканны сатабыз, акчасы бакча өчен түләргә җитә”, - диде ул.

Әңгәмәдәшебез сата торган яшелчә һәм җиләк җимешләрне коллектив бакчада үстерүен бигеләп үтте. Моның өчен алар ел әйләнәсенә 7,2 мең сум акча түлиләр. Иминиятләштерү өчен булган түләүләр белән бергә барлыгы 15-17 мең сум акча кирәк. Зөлфирә апа сүзләренчә, базарда сатудан кергән керем шуңа җитә.

Сүз уңаеннан, бу рәвешле сәүдә белән шөгыльләнүчеләргә административ җаваплылык каралган. Штраф күләме 1 мең сумнан башлана. Яңа булдырылачак сәүдә урыннары исә сатучыларга уңайлыклар тудырып кына калмыйча, сатып алучыларга да куркынычсыз ризык сатып алу мөмкинлеге бирер, дигән фикердә Казан җитәкчелеге. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20