Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2016

Тинчурин театрында “Әллә язмыш, әллә ялгыш...” спектакле премьерасы булды

 К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Әллә язмыш, әллә ялгыш...” спектакленең премьерасы булды. Спектакль Наталья Нестерованың “Выйти замуж” дигән проза әсәренә нигезләп иҗат ителгән. Режиссер Резеда Гарипова шуның буенча драма әсәре, ягъни инсценировка эшләгән, аны Илфак Хафизов тәрҗемә иткән. Әсәр тулысынча татар тамашачысы өчен яраклаштырып эшләнсә дә, геройларның сөйләмендә һәм җырларында русча сүзләрне очратырга мөмкин.

Сюжет исә бик гади. Төп герой — Люция, барлык кешеләр кебек үк, бәхетле булырга тели һәм гомер буе шуңа омтыла. Ул чиста, намуслы, самими. Шул сыйфатлары аркасында, төрле маҗараларга юлыга, әмма могҗизаларга ышануыннан туктамый. Аның тормышы өченче зат тарафыннан сурәтләнә, шуңа да тамашачы спектакльне беренче минутларыннан ук аңлый. “Әллә язмыш, әллә ялгыш...”та төгәл генә сюжет сызыгы юк, вакыйгалар берсен-берсе алыштырып бара. 
Режиссер моңа кадәр күбрәк драма әсәрләрен сәхнәләштергән булса, бу юлы комедия жанрында эшләргә уйлаган. “Мин хатын-кызлар турында, хатын-кызлар өчен халыкчан спектакль куярга теләдем. Ир-егетләргә дә кызык булыр дип ышанам”, - диде Резеда Гарипова.

Спектакльдә барлыгы 22 артист катнаша. Алар арасында тамашачылар ярата торган халык артистлары белән бергә яшьләр дә чыгыш ясый. Төп геройны Гөлназ Нәүмәтова башкара.

Премьераны 30 июнь көнне кабат күрсәтәчәкләр. Театр быелгы сезонын, гадәттәгечә, яңа спектакль белән ябачак. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20