Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2017

Үткәненә кайткан хатын-кыз хат язучы сөйгәнен эзли

Яңа атнадан «Яңа Гасыр» каналы бәхетле хатын-кыз яшьлеген сурәтләүгә корылган «Желанная» сериалын күрсәтүгә алына. Чын хатын-кыз бәхетен сериал аша күзәтә аласыз.

Режиссер Юрий Кузьменко тарафыннан төшерелгән фильм вакыйгалары безнең көннәргә карый. Мария Григорьева үзенең алтмыш яшьлек юбилеена таныш булмаган кешедән хат ала. Конверт эченә озын хат һәм балдак салынган. Хатның ахырында «Татлы Керпең» тамгасы игътибарны җәлеп итеп тора. Мария яшьлегендә үзенең күпсанлы сөяркәләрен шулай атавын исенә төшерә. Ул күңелләрне кузгатырлык хатны кем язганын белү өчен фикерләре белән үткәнгә кайта.

Дулкынландыргыч мелодрама язучы Юрий Перовның «Прекрасная толстушка» романына нигезләнеп төшерелгән. Фильмның үзәгендә чып-чын хатын-кыз тарихы сурәтләнә. Ул чын-чынлап ярата белә һәм гомер буена яратылып яши. Көтмәгәндә килеп төшкән мәхәббәт хаты аны татлы үткәннәргә кайтырга мәҗбүр итә. Мария Григорьеваның үткәне вакыйгаларга бик бай һәм анда искә төшерерлек мизгелләр бер яки ике генә түгел. Хатның кем кулыннан язылганын аның хисләре тоеп алырмы?

Кызыклы «Желанная» сериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша дүшәмбедән һәр эш көнендә 9:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера