Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2019

ТНВ архивы: "Карарлар Ленин юлын кире тормышка кайтаруга юнәлдерелгән"

ТНВ архивында күп кызыклы видеотасмалар бар. Бүген, 22 апрель В. И. Ленинның туган көне уңаеннан без сезгә видеоларның берсен тәкъдим итәбез. Әлеге видеоны карап, советлар чоры үзәненә «чумарга» була.

Ленин юлы, ни өчен әлеге юлдан читкә тайпылу турында әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор Шакир Абилов сөйләгән.

Аның фикеренчә, Ленин тәгълимәтенең теориясе бик киң, прогрессив, һәм әлеге тәгълимәт җәмгыятьне алга этәрә. «Ленин өйрәтүләре нигезендә безнең илебездә социалистик җәмгыять төзүгә юл ачылды һәм билгеле бер дәрәҗәдә ул төзелде дә. Ләкин, Ленин үлгәч, партия, дәүләт җитәкчеләре, бигрәк тә Сталин, Ленин өйрәтүләрен практик яктан бозу юлына бастылар. Үзләре „ленинизм“ байрагы астында барабыз, дип халыкка ялганладылар», — дигән фикердә әдәбият белгече.

«1985 елдагы апрель Пленумы һәм 27 нче партиянең карарлары нигезендә эш итсәк, Ленин тәгълимәтен кире торгызып буладыр. Әлеге карарлар Ленин юлын кире тормышка кайтаруга юнәлдерелгән. Үзгәртеп торуларны тагы да тизләйтергә, аны үстерергә кирәк. Халык үзгәртеп тору сәясәте яклы. Алар әлеге идея белән коралланганнар, димәк бу — зур көч», — дип сөйләгән Шакир Абилов.

Шакир Абилов биографиясе.

Шакир Шиһаб улы Абилов — әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1941−45 еллардагы Бөек Ватан сугышы катнашучысы.

1915 елның 18 июнендә (31 августында) крестьян гаиләсендә Пермь өлкәсе Яңавыл авылында туган. 1940−1946 елларда Кызыл Армия сафларында Бөек Ватан сугышында катнашкан.

1955−2003 елларда Шакир Абилов Казанда яшәгән. 1961 елда аңа филология фәннәре кандидаты исемен биргәннәр.

2004 елның 26 декабрендә Казан шәһәрендә Шакир Абилов үлгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс