Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.10.2015

ТР делегациясе Ташкентта Үзәк Азия сәнәгать атнасы-2015тә катнашты

«Узэкспоцентр» милли күргәзмәләр үзәгендә "Үзәк Азия сәнәгать атнасы - Central Asian Industrial Week-2015" халыкара проекты кысаларында берьюлы җиде махсус күргәзмә узды.

Быел күргәзмәләр тау эше һәм металлургия, машина төзелеше, сак һәм куркынычсызлык, полимерлар индустриясе, полиграфия кебек юнәлешләрне колачлады. Аларда Россия, Узбәкстан, Австралия, Австрия, Бөекбритания, Германия, Һиндстан, Кытай, Чехия, Көньяк Кореядән барлыгы 110 компания катнаша.

Күргәзмә кысаларында 20-22 октябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасына сәфәр кылды. Делегация составына ТР Экспортка ярдәм итү үзәге, "Эскорт" компанияләр төркеме, "Пыяла-пластик торбалар заводы" фәнни-җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ, "Инновацион технологияләр" ҖЧҖ, "Технополис" ҖЧҖ, "Прома" фәнни-җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ вәкилләре керде.

Сәфәр барышында Үзбәкстан белән Россия арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре торышы, инвестицион климат, бизнес алып баруны җайга салучы законнар, Үзбәкстанда бизнес белән шөгыльләнү үзенчәлекләре турында бәян ителде. Татарстан делегациясе вәкилләре үз предприятиеләре, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек китү планнары турында сөйләде. Барлык кызыксындырган сораулар буенча фикер алмашулар булды.

ТР бизнес-миссиясе әгъзалары Үзбәкстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр торышы турында мәгълүмат алды, барлык кызыксындырган сорауларга җваплар бирелде.  

Ике республика арасында хезмәттәшлекне дәвам итү һәм перспективалы проектлар турындагы мәгълүмат алмашу буенча килешүләргә ирешелде, дип хәбәр итә ТРның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20