Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2015

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты 2016 елгы бюджет проектын хуплады

 ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында 2016 елга республика бюджет проекты каралды. Парламентарийлар комитет кураторлык иткән юнәлешләр: гомумдәүләт мәсьәләләре, дәүләт һәм муниципаль бурычларга хезмәт күрсәтү, муниципаль берәмлекләр бюджетларына гомум рәвештәге бюджетара трансфертлар буенча табышлар  һәм чыгым маддәләрен тулыландыру структурасы хакында фикерләште. Утырышны комитет рәисе Альбер Хәбибуллин үткәрде, чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Дәүләт Советына Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2016 елга бюджет проекты, хәзерге вакытта профиль юнәлешләре буенча барлык парламент комитетлары утырышларында тикшерелә. Чистай, Түбән кама, Казан һәм Буада зона киңәшмәләре үткәрелде. 2 октябрьдә парламент тыңлаулары узды. 8 октябрьдә бюджет, салым һәм финанслар буенча төп комитет утырышы булыр дип көтелә, анда парламент комитетларының барлык тәкъдимнәре һәм кисәтүләре гомумиләштереләчәк.

Татарстанның төп финанс законының төп параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Искәртеп узабыз: республиканың 2016 елга бюджет проекты макроикътисади фаразның консерватив вариантыннан чыгып эшләнгән. Аерым алганда, 2016 елда нефтьнең бер барреле 60 доллар (2017 елда - барреле 65 доллар), доллар курсы - 56,8 сум (2017 елда - 54,5 сум) тәшкил итәр дип фаразлана. Инфляция 7 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. 2016 елда тулаем төбәк продукты үткән елга чагыштырма бәяләрдә 2,2 процент, сәнәгый җитештерү индексы 102 процент тәшкил итәр дип планлаштырыла.

Бюджет турындагы закон проектында республиканың төп финанс документының түбәндәге параметрлары расланган. Табышлар - 158 млрд 883 млн 324 мең сум. Чыгымнар - 164 млрд 716 млн 273 мең сумнан артык. Дефицит - 5 млрд 832 млн 949 меңнән сумнан күбрәк.

2016 елга ТРның консолидацияләнгән бюджетының төп күрсәткечләре түбәндәгечә: табышлар - 194 млрд 366 млн 954 мең сум, чыгымнар - 200 млрд 199 млн 903 мең сумнан артык, дефицит - 5 млрд 832 млн 949 мең сумнан күбрәк.

2016 елга республика бюджеты проекты дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә камитетыннан уңай бәя алды һәм Дәүләт Советының киләсе утырышының көн тәртибенә кертү өчен киңәш ителде.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20