Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.12.2015

ТР Дәүләт Советының XIV утырышы уздырылачак көн тәгаенләнде

ТР Дәүләт Советының XIV утырышы уздырылачак көн тәгаенләндеТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатлары XIV утырышка 23 декабрь көнне җыелачак.

Бу хакта бүген ТР закон чыгару органы Президиумы утырышында ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 23 декабрь көнне уздырылачак утырышның көн тәртибенә 30 лап мәсьәлә чыгару ниятләнә. Алар арасында 5 ТР законы проекты, 10 федераль закон проекты, 5 закон инициативасы бар. Киләсе утырышта депутатлар җәмәгать судьяларын сайлап кую, "Татарстан Республикасында парламент контроле турында"гы ТРның 150-5 нче номерлы закон проекты хакында (III укылыш), "Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 151-5 нче номерлы ТР закон проекты хакында (II укылыш) һ.б. закон проектларын караячак. Шулай ук, ТР Министрлар Кабинетының ТРда узып барган елда белем бирүнең үсеше турында, ТР Президентын сайлауларга бюджеттан бүлеп бирелгән акчаны ТР Үзәк сайлау комиссиясенең ни рәвешле файдалануы, кандидатларның сайлау фондларына күчерелгән акча һәм аларны файдалану хакында мәгълүмат тыңлау күздә тотыла. Депутатлар "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" хөкүмәт сәгатен дә тыңлаячак.

"Бу безнең өчен бик катлаулы, күп көч сорый торган ел булды. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы һәм дәүләт, муниципаль хакимият вәкилләре куелган максатларга иреште, - дип узган елга нәтиҗә ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Инде соңгы көннәрен санаган елда ТР парламенты депутатларының мөһим вакыйгаларда катнашуын ассызыклады ул. Шулай ук, Президиум әгъзаларының район һәм шәһәрләргә чыгып, халык белән аралашуын, кабул итү көннәре уздыруын югары бәяләде һәм бу эшләрнең халык арасында эзсез югалмавын билгеләп үтте. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Аппаратына, ТР Хөкүмәтенә һәм республиканың башка ведомстволарына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20