Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.11.2015

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде  Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенең яңа җитәкчесе Ирада Әюпованы коллективка тәкъдим итте. Элек ул ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасын башкарган иде.

Илдар Халиков идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән чорда ведомствоның үз функцияләрен анык һәм ипле башкаруын билгеләп үтте.

Ирада Әюпованы яңа вазифасы белән котлап, ТР Премьер-министры  Чаллы хакимияте башлыгы булганда ук аның белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасында Ирада Әюпованың үз бурычларына җаваплы карап, күп эш башкаруын да әйтеп узды.

"Мин Айрат Миңнемулловичны (Айрат Сибагатуллин - ТР мәдәният министры - Т-и искәрмәсе) һәрчак сирәгрәк күрдем: ул төрле командировкаларда еш була. Бөтен киңәшмәләрдә Ирада Әюпова катнашты, барлык документлар белән дә ул эшләде. Аңа уңышлар телисе килә. Юнәлеш бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Хәл итәргә тиешле мәсьәләләр шактый", - диде Илдар Халиков.

Аннары ТР Премьер-министры Ирада Әюповага символик министр портфелен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20