Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.02.2016

ТР Президенты агропарк мәйданнарында Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен файдалану мөмкинлекләрен өйрәнергә куша

 ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, "Казан" агросәнәгать паркы ачылганга 2,5 ел вакыт узган.

Узган 2015 ел әлеге сәүдә мәйданчыгының уңай финанс нәтиҗәләрен күрсәтте. Агропаркның еллык товар әйләнеше 1,1 млрд сум тәшкил итте (бу 2014 ел белән чагыштырганда, 3 мәртәбә артык), сатуга куелган товарлар ассортименты - 20 мең атамада. Агропаркта узган елда 3,2 млн кеше булган (2014 елдан 1,3 тапкыр арткан), биредә 261 резидент эшли, барлыгы 700 эш урыны булдырылган.

2015 елда энергияне нәтиҗәле файдалану программасы гамәлгә ашырылды, бу энергия ресурсларына чыгымнарны 15 %ка киметергә ярдәм итте, диде аграр министр.

Өстәмә керем алу өчен, ярдәмче мәйданнарны реконструкцияләү эше үткәрелде.

2015 елда агропарк хакимияте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү буенча эшне активлаштырды, шул исәптән читтә очрашулар үткәреп тә.

"Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез сәүдә итү урыннарын бүлгәндә сатып алучылар трафигы иң күп булганнарга өстенлекле хокукка ия, - диде Марат Әхмәтов. - Даими рәвештә сәүдә итәргә мөмкинлеге булмаганнарга бер көнлек сату итү урыннары каралган. Ял көннәрендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аренда өчен түләми генә ярминкәләр мәйданчыгында сата ала".

Кертелгән продукциянең сыйфатына аеруча игътибар ителә, комплекстагы ветеринария лабораториясе Казанда иң алдынгыларның берсе, нәтиҗәдә, бу бары югары сыйфатлы продукцияне генә сатарга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Агропаркта булган 8 җитештерү мәйданчыгыннан 7се сафка кертелде. Биредә кош итен эшкәртелә, икмәк һәм кондитер продукцияләре җитештерелә. 2015 елның дүртенче кварталында импортны алыштыру кысаларында колбасалар һәм ярымфабиркатлар җитештерү буенча цех ачылды, яшелчә һәм бәрәңге эшкәртү линиясе эшләтеп җибәрелде.

Акропаркның сәүдә залларының 90 %ы файдаланышта, склад бүлмәләре 100 % тутырылган.

Агропарк кунакханә комплексы да керем китерде, аның хезмәтләреннән 8 мең чамасы кеше файдаланган.

Агропарк мәйданчыгы социаль әһәмияткә ия чараларны уздыру өчен дә кулланыла: "Хәләл" II республика ярминкәсе, "Безнең марка" фестиваль-конкурсы, республика мәгариф оешмалары катнашында ярминкә.

2016 елга алдынга бурычлар арасында - ит һәм яшелчә эшкәртү күләмен, фермерлар продукциясе ассортиментын һәм күләмен, республика продукциясе күләмен арттыру.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгына Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен "Казан" агропаркы мәйданнарында файдалану мөмкинлекләрен өйрәнүне йөкләде. Агропаркның бөтен мәйданчыклары да максатчан характерларын саклап калырга тиеш, дип ассызыклады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20