Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2015

ТР Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнде

ТР Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнде Сайлауда җиңеп чыккан Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы рәсми рәвештә 18 сентябрьгә билгеләнде. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана – инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге 12дә башланачак.

Бу хактагы карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды.

Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. Анда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, ул 3 көндәшеннән өстен булды.

Фотосурәт ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20