Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2015

ТР Президенты: “Казакъстанда безнең эре компанияләр генә түгел, башкалары да тәкъдим ителергә тиеш”

ТР Президенты: “Казакъстанда безнең эре компанияләр генә түгел, башкалары да тәкъдим ителергә тиеш”  Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов, делегация әгъзаларын сәламләп, Россия-Казакъстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казакъстан белән Татарстан арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен шартлар булдырган, шулай ук Татарстан делегациясенең Астанага визитын оештырган өчен, Кәрим Масимовка рәхмәт белдерде. “Былтыр безнең элемтәләрне шактый ныгыттык. Мин өч тапкыр Казакъстан Республикасында булдым. Казакъстан төбәкләре, предприятиеләре белән зур эш алып барыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан.

Узган атнада Татарстан-Казакъстан эшче төркеменең беренче утырышы узды.

“Эш бара, безнең килешүләрнең чынга ашуына шатмын”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан - Казакъстан сәүдә мөнәсәбәтләре бөенча Рссиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе, дип ассызыклады ул һәм Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы һәм ТР ның Астанадагы Тулы вәкаләтле вәкиленең эшен билгеләп үтте.

“Безнең өчен “Татнефть”, “КАМАЗ”, “Казан вертолет заводы” кебек эре компанияләр һәм башка предприятие, структура, инжиниринг үзәкләренең дә Казакъстанда тәкъдим ителүе бик мөһим. Шул ук вакытта без Казакъстан предприятиеләренең дә Россия базарына актив керүен телибез. Татарстан - без фикер алышкан идеяләрне чынга ашыру өчен искиткеч мәйданчык. Бүген нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе өлкәләрендәге потенциал безнең Казакъстан партнерларыбыз өчен бик файдалы булыр иде. Без Казакъстанда актив эшләргә әзер, шулай ук партнерларыбызны Татарстан Республикасында да көтәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казакъстан белән Татарстан хезмәттәшлеге – Евразия икътисади берлеге турындагы Килешүне гамәлгә куюның практик нәтиҗәләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек, дип ассызыклады ТР Президенты. Аерым алганда, Татарстанга Казакъстанның ислам банклары һәм Кытай белән партнерлык тәҗрибәсе кызыклы һәм файдалы, дип билгеләп үтте, Казакъстан белән Татарстан фән һәм мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итү өчен зур потенциалга ия, диде.

Казакъстан Премьер-министры Татарстан Президентына Казанда җылы-дустанә каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Кәрим Масимов җавап чыгышын татар телендә башлавы белән Рөстәм Миңнехановта соклану уятты. ТР Президенты Казакъстан Хөкүмәте башлыгына Татарстанга хөрмәт күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Кәрим Масимов Татарстан потенциалы һәм мөмкинлекләре белән танышу җае өчен рәхмәт әйтте.

Казакъстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында, ул уртак проектларга өченче илне җәлеп итү, Евразия берлеге механизмнарын куллану, аерым алганда, Евразия үсеш банкы мөмкинлекләрен җәлеп итү турында белдерде. “Болар барысы да яхшы нәтиҗә бирер дип уйлыйм”, - диде Кәрим Масимов.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов уртак Татарстан-Казакъстан эш төркеменең утырышы нәтиҗәләре турында кыскача хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быелның март-апрель айларында Татарстан-Казакъстан нефть химиясе форумын уздыру турындагы карар расланган.

Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, 2015 ел апрелендә Казанда энергияне саклау буенча форум узачак, Астана мэрына анда катнашуга чакыру инде җибәрелгән.

Шуннан очрашу барышында «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан вертолет заводы» ААҖ генераль директоры Вадим Лигай, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «ГипроНИИавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров Казакъстан хезмәттәшләре белән багланышлар буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.

Без мөнәсәбәтләребезгә яхшы темп бирдек, һәм хәзер аларны шул дәрәҗәдә саклап калу бик мөһим, диде Казакъстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов очрашу азагында.

Иртәгә, 6 февраль көнне, Казакъстан делегациясе Чаллыга «КАМАЗ» ААҖ җитештерү цехларына бара.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20