Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.07.2015

ТР Президенты премиясенә конкурс игълан ителде

ТР Президенты премиясенә конкурс игълан ителдеТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премиясен гамәлгә кую турындагы Указны имзалаган. 3 июль көнне имзаланган Указ нигезендә, әлеге премияне тапшыру буенча комитет оештырылган. Аның составына ТР Җәмәгать палатасы, ТР дәүләт хакимияте башкарама органнары каршында, шулай ук ТР муниципаль берәмлекләрендә булдырылган иҗтимагый советлар, ТР территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, дәүләт органнары вәкилләре – җәмгысе 19 кеше кергән. Бүген ТР Президенты Аппараты бинасында комитетның беренче утырышы булды. Аны әлеге комитет, шулай ук ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин алып барды.

“Премияне гамәлгә куюның максаты – социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүдә партнерлар буларак гражданлык җәмгыятьләре лидерларын һәм институтларына ярдәм итү, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның тәҗрибәсен популярлаштыру, аларны киңрәк җәелдерү”, - дип билгеләп узды Анатолий Фомин үзенең чыгышында.

Указ нигезендә премия РФ гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга җәмгыятьтә танылу алган, социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган сектор үсешенә әһәмиятле өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңа һәм оригиналь фәнни тикшеренүләре, шулай ук РФ гражданнарына ТРда күп еллар дәвамында гражданлык институтларын үстерүгә үзләреннән әһәмиятле өлеш керткәннәре өчен бирелә.

Ел саен гражданнарга (5 кешедән артмаган гражданнар төркемнәренә) һәрберсе 250 мең сум күләмендә 2 һәм оешмаларга һәрберсе 400 мең сум күләмендә 3 премия тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, премия лауреатлары диплом һәм Почет билгесе белән дә бүләкләнәчәк.

Анатолий Фомин әлеге премиянең әһәмиятен, дәрәҗәсен ассызыклап, Россиядә моңа охшаш бүләкләрнең булмавына игътибар юнәлтте.

Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры, “Россия өчен “Халык фронты” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлеге рәистәше Игорь Бикеев билгеләп узганча, югарыда телгә алынган Указ имзалану – гражданнар инициативаларына ярдәм күрсәтү юнәлешендә җитди адым. Ул хәзерге вакытта Татарстанда эшләп килгән иҗтимагый оешмаларның шактый күп булуын искәртте һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар арасыннан иң яхшыларны сайлап алып, аерып күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килүне уңай күренеш буларак бәяләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов фикеренчә, премиянең киләчәктәге абруе кемне беренче лауреатлар итеп сайлауга бәйле булачак. “Дәүләт коммерциячел булмаган секторның җәмгыятькә йогынтысы зур булуын аңлады. ТР Президенты премиясе тапшыру иҗтимагый оешмаларның дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итәчәк”, – диде ул үзенең чыгышында.

Анатолий Фомин билгеләп узганча, комитетка ТР Министрлар Кабинетына, ТР Президенты премиясенең атрибутикасы, почет билгесе һәм диплом проектларын булдыру уңаеннан, тәкъдим-фикерләрен юнәлтү бурычы йөкләнгән. Комитет әгъзалары 1 атна дәвамында бу мәсьәлә буенча үз фикерләрен җиткерергә тиеш. Әлеге тәкъдимнәр комитетның икенче утырышында расланып, ТР Хөкүмәтенә җибәреләчәк.

Утырышта ТРда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премиясенә конкурс игълан ителде. Комитет сәркатибе, ТР Җәмәгать палатасы Аппараты җитәкчесе Зөлфия Сафина сүзләренә караганда, анда катнашуга гаризалар 3 августка кадәр кабул ителә. Шуннан соң 14 көн дәвамында комитет премиягә дәгъва кылучылар тапшырган документлар һәм материалларны карый һәм, нәтиҗә буларак, ТР Президентына премияләрне бирү турындагы тәкъдимнәрне кертү хакында карар кабул итә. Конкурсның нәтиҗәләре коммерциячел булмаган оешмалар форумына билгеле булыр дип көтелә. Чара августның икенче яртысында оештырыла.

ТР Җәмәгать палатасы Аппаратында премиягә дәгъва кылырга теләк белдерүчеләр өчен туры линия эшләячәк. Конкурска бәйле туган сорауларга җавапны (843) 567-80-93, (843) 567-80-96, (843) 567-80-98 телефоннарына шалтырытып белеп була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20