Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2019

Тракторист-профи, блогер Василий Иванов “Туган Җир” тапшыруы герое булды

Татар интернет дөньясында танылып килүче блогер, үзен тракторист-профи дип йөртүче Василий Иванов «Туган Җир» тапшыруы герое булды.

Василий интернет дөньясында үзенең эшчәнлеге, хезмәттәшләре, тракторлары турында сөйләп, үзендә генә булган контент тапты.

Тапшыру алып баручысы Рамил Гарипов: «Вахит хуҗалыгы эшчәнлеге белән Василийның Инстаграм аккаунтыннан гына танышып бара идек. Бүген үзебез килдек. Василийның видеолар төшерүе турында „Туган Җир“ тапшыруында да карый аласыз».

Чыгарылышны 8 февраль 18:00 сәгатьтә ТНВ каналыннан карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин