Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.11.2017

Транспорт көне һәм спектакль премьерасы “Манзара” дулкынында

Пәнҗешәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруы транспорт көнен бәйрәм итә һәм кануннамәгә кертелгән соңгы үзгәрешләр белән тамашачыларны таныштыра.

Республиканың ветераннар берлеге рәисе Хәбир Иштирәков «Балкыш» фестиваленең зональ этаплары башлануын хәбәр итә. Фестиваль ветераннар сәнгатен үстерүдә зур вазыйфа башкара. Аны бүгенге көндә республикадан читтә дә беләләр.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Яшерен эзләр» спектакленең премьерасын әзерли. Тугызынчы һәм унынчы ноябрь көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә сезонның чираттагы премьерасы — Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Яшерен эзләр» спектакле тәкъдим ителә.

Спектакльнең режиссеры — Резеда Гарипова. 2018 нче елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тула. 1950−1960 нчы елларда аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театры сәхнәсеннән төшмәде. «Яшерен эзләр» спектакле тарихи барышны ничек кайтара? Әзерлек эшләренең торышы белән театр артисты Ирек Хафизов таныштырыр.

Канун һәм спектакль тарихларын җиткергән иртәнге «Манзара» тапшыруын һәр эш көне иртәсендә 6:00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» каналында карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!