Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2016

ТРда I кварталда ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләләрендә 6051 мөрәҗәгать кергән

Татарстан Республикасында 2016 елның 1нче кварталында торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча гражданнардан 6051 мөрәҗәгать кергән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

2016 елның 1 нче кварталында ТКХ мәсьәләләре буенча кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, 2015 елның 1нче кварталы белән чагыштырганда, 796дан артык мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрдә 7 мең 850 мәсьәлә күтәрелгән.

Якынча 47 процент мөрәҗәгать күп фатирлы йортлардагы уртак мөлкәткә кагыла, 27 проценты – торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү мәсьәләләренә, 10 проценты – коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсыз булуына.

Сораулар саны 2015 елның 1 нче кварталындагыдан арткан. 34 процентка – җылылык чорына күчүгә бәйле рәвештә, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча, икеләтә – идарәче оешмалар эшчәнлеге турында. Калган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән.

2016 елның 1 нче кварталында ТКХ буенча Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Теләче, Чирмешән районнары халкыннан шикаятьләр кермәгән.

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең җыелу мәсьәләсенә килгәндә, 2015 елның 1 нче кварталына мониторинг нәтиҗәләре буенча 3 ай эчендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95,8 процент тәшкил иткән, бу былтыргы шул чордагыдан 0,2 процентка ким.

2015 елның мартына үткән айдагы күрсәткечтән 3,9 процентка арткан һәм 98,3 процент тәшкил иткән (былтыргы шул чордан 0,4 процентка ким).

Түләүләрне җыюның уртача дәрәҗәсе 98,4 процент килеш кала (былтыргы шул чордан 0,3 процентка ким).

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүген республикада гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча электрон төрдәге барлык механизмнар да эшли. Бу – терминаллар һәм инфоматлар, банкларның онлайн-системалары, түләү буенча интернет-системалар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы.

2015 елның 1 нче кварталына торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен электрон рәвештә керүче түләүләр барлык сумманың 31,7 процентын тәшкил итә һәм түләүләр санының – 28,4 процентын. Бу күрсәткечләр, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, гомуми суммадан 1,9 процентка артык һәм түләүләр саныннан - 2,7 процентка.

Электрон түләүләрнең төп өлешен үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең электрон җайланмалары тәшкил итә (терминаллар, информатлар, банкларның онлайн-системалары) – 20,8 процент, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша акчаларның 10,7 проценты кергән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20