Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2017

Төркия мәгариф чыгымнарын 12 тапкырга арттырган

Соңгы 14 ел эчендә Төркия мәгариф чыгымнарын 12 тапкырга арттырган, диелә «Төркия-саннарда» дигән Төркия хөкүмәте каршындагы матбугат, тапшырулар һәм мәгълүмат буенча баш идарәсе (BYEGM) хисабында. Бу хакта «Анадолу» яза.

Әгәр 2002 елда Төркия мәгариф өлкәсен үстерүгә 7,5 миллиард доллар бүлеп бирсә, 2016 елда бу күрсәткеч 85 миллиард долларны тәшкил иткән.

Күрсәтелгән вакыт аралыгында Төркия дәүләт бюджетыннан мәгариф үсешенә бүленгән чыгымнар 1040 процентны тәшкил иткән, диелә хисапта.

Документта билгеләп үтелгәнчә, 14 ел эчендә Төркия мәктәпләрендә сыйныф бүлмәләре һәм штаттагы укытучылар саны шактый арткан.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций