Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.07.2016

Төркия Премьер-министры: "Россия безнең күптәнге күрше"

 "Россия безнең күптәнге күрше. Шул рәвешле, берәү дә безнең мөнәсәбәтләр бозылуны теләмәде. Әмма ул көннәр артта калды инде". Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым "Анадолу" агентлыгына шул хакта белдерде.

"Без һәрчак дусларны арттырып, дошманнар санын киметергә кирәк дибез. Шуңа да без Урта һәм Кара диңгезләр акваториясендәге илләр белән дуслыкны ныгытырга омтылабыз һәм алар белән низагка кергәнче, үз мөмкинлекләребезне бәяләп, товар әйләнешен арттырырга, мәдәният, туристлык өлкәсендәге хезмәттәшлекне яхшытырга, ике яклы инвестицияләр күләмен күбәйтергә тырышабыз", - дип өстәгән Төркия Хөкүмәте башлыгы.

"Без бу безнең өстенлекле максат булачак дигән карарга килдек һәм әлеге юнәлештәге эшләрне өзлексез дәвам итәбез. Алдагы көннәрдә Төркиянең башка илләр белән мөнәсәбәтләренә кагылышы мөһим вакыйгалар булыр дип уйлыйм", - дип билгеләп үткән ул.

"РБК" агентлыгы мәгълүматлары буенча, туристлык путевкалары сатуга тыю бетерелгәннән соң, Төркия россиялеләр өчен иң популяр юнәлешкә әйләнде. Бу илгә сатылган путевкалар турагентлар әйләнешенең 35 процентын биләгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20