Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2015

Төркия сайлауларга әзерләнә

Төркия 7 июньдә булачак парламент сайлауларына әзерләнә.

Хәзерге дәүләт хакимияте дилбегәсен үз кулында тотучы “Гаделлек һәм үсеш” партиясе (AKP) җитәкчесе, Премьер-министр Әхмәт Давутоглу сайлау алды манифестын ачыклады. Анда икътисади үсешкә зур игътибар биреләчәге, импорт товарларга бәйлелекне азайту максатыннан, сәнәгать тармагы үстереләчәге, 2023 елга чаклы 500 миллиард долларлык экспорт маллары җитештереләчәге, җирле автотөзлешкә зур игътибар биреләчәге ассызыкланган. Шулай ук жандармерия көчләренең полиция оешмасы белән берләштереләчәге, ил чиген саклаучы махсус хәрби көчләр булдырылачагы да сайлау алды платформасының эчтәлеген тәшкил итә.

Давутоглуның ачыкламасында Төркия конститутциясендә урын алган “төрек” сүзенең төшерелеп калдырылачагы, көртләргә автоном җөмһурият төзү мөмкинлеге биреләчәге бәян ителә. Соңгы матдәләр кайбер даирәләрдә ризасызлык тудырды. Бигрәк тә конституциядән ”төрек” кәлимәсенең алыну ихтималы төрле бәхәсләргә юл ачты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20