Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2017

Төркия үз автомобильләрен җитештерә башлый

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә беренче җиңел автомобиль җитештерү проектын тормышка ашыра башлау турында җиткергән. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Автомобиль җитештерү консорциумына Anadolu, BMC, Kıraça һәм Zorlu холдинглары, шулай ук Turkcell телекоммуникация компанияләре кергән.
Проект презентациясендә чыгыш ясаганда, президент 2016 елда Төркиядә 757 мең автомобиль сатылуын билгеләп үткән һәм әлегә кадәр үз автомобильләрен җитештерүгә керешмәүләренә үкенү белдергән.

«2021 елда Төркия автомобильләрне күпләп җитештерә башлаячак. Үз автомобилләрен җитештерү Төркиянең 2023 елга кадәр максатчан үсеш программасында аерым урын тота. Бу мәсьәләдә тоткарлыклар булырга тиеш түгел», — дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыруга профессионаллар алынган икән, дәүләткә аны хуплыйсы гына кала. «Илнең конвейердан төшкән беренче автомобилен алачакмын», — дип белдергән Эрдоган.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, биредә сүз автомобиль җитештерү турында гына бармый. «Тупланган тәҗрибә, белем, технологияләр илгә дөньяда автомобиль җитештерүчеләр арасында лаеклы урын алырга мөмкинлек бирәчәк», — дип саный Рәҗәп Тайип Эрдоган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха