Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган

Әнкарадагы Россия вәкиллеге мәгълүматлары буенча, Анталья култыгы районындагы Төркия курортларында 1 июльдән 21 августка кадәр Коксаки вирусын Россиядән 36 бала, нигездә 10 яшькә кадәрге сабыйлар йоктырган, дип яза «Российская газета».

Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы Төркиядә ял итүче Россия кешеләре арасында вируслы инфекция белән авыручлылар саны артуына борчылу белдерә. Роспотребнадзор һәм Ростуризм оешмалары Анталья култыгы районын куркынычсыз дип тапкан.

Коксаки менингит барлыкка килүгә сәбәп була торган энтеровирус санала. Ул кешегә су, пычранган азык-төлек һәм көнкүреш предметлар аша йога.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!