Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Төркиянең Бодрум шәһәрендә тоткарланган Россия туристлары өйләренә кайтып җитте

Төркиянең Бодрум шәһәрендә өч тәүлеккә якын тоткарланган Россия туристлары якшәмбе соң гына Мәскәүнең «Внуково» аэропортына кайтып җитте. Төзексезлекләре ачыклану сәбәпле I Fly авиакомпаниясе самолеты биредә 50 сәгатьтән артыграк вакытка тоткарланды.

Россиянең туризм буенча федераль агентлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр иткәнчә, күңелсез хәлгә «TezTour» операторы аша билет сатып алган 300 кеше тарыган. Транспорт прокуратурасы инде тикшерү эше башлап җибәргән.

Шунысы да игътибарга лаек: узган айда I Fly авиакомпаниясе тоткарланган чартер рейслар саны буенча лидер булган. Россия һава транспорты федераль агентлык мәгълүматларына караганда, аның 20 процент самолеты вакытында очып китә алмаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций