Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Тукай районында балаларга шоколадлы көн бүләк иттеләр

Бик матур һәм үзенчәлекле бәйрәм — Бөтендөнья Шоколад көнен Тукай районы Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре инде өченче ел рәттән билгеләп үтәләр, дип яза җирле басма.

Быел да балалар өчен «Шоколад-шоу» дип аталган программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр башта шоколад турындагы легенданы тыңладылар, бу тәмле ризыкның 3 мең еллар элек булганлыгын, аны «аллалар ашы» дип йөрткәннәрен белделәр. Аннары «Син шоколад турында ни беләсең?» дигән викторина үткәрелде, сорауларга җавап бирүчеләр шоколад шакмакларына ия булдылар. Бу темага кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Балалар күзләрен бәйләгән килеш, ашап карап, шоколадның нинди төстә икәнен ачыкладылар. Балаларга әлеге бәйрәм бик ошады, көтелмәгән сюрпризлар аларның кәефләрен тагын да күтәрде. Сабыйларның шат йөзләрен, янып торган күзләрен күрү өлкәннәрдә дә канәгатьлек хисе калдырды. Алар балаларның киләчәк тормышлары шоколад кебек баллы һәм тәмле булуын теләде, дип яза район газетасы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций