Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Төзелештә бетми эш

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы быел да узган елларда гамәлгә ашырган программаларын дәвам иттерә. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, 30 елдан артык элек сафка бастырылган белем учакларына җан өрү, социаль объектларда пар казаннарын модернизацияләү, авылларны яктырту, балалар лагерьларын төзекләндерү, ветеринария пунктларын биналы итү һ.б. юнәлешләрдә агымдагы елда да җиң сызганып эшләячәкләр.


Өстәвенә, узган елларда тормышка ашырылган проектларны гына дәвам итеп калмыйча, яңа башлангычларга да алыналар. “Парк һәм скверлар”, “Су белән тәэмин итү”, “Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау” республика программалары – әнә шундыйлардан.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә быел 999 йортны төзекләндерергә ниятлиләр. Программаны финанслау 4,7 миллиард сумга төшәчәк. 2014 елда андый йортлар саны кимрәк – 793 иде. Гомумән алганда, 2008 елда гамәлгә ашырыла башлаган программа 11,8 мең йортны тәртипкә китерергә мөмкинлек биргән. Бу максатларга 39 миллиард сум акча тотылган.

Белем йортларын капиталь төзекләндерү эше дә тукталмый. Бу юлы 126 мәктәпкә бәхет елмаер дип көтелә. Шул исәптән 7 коррекция мәктәбе яңарачак. Шулай ук мәктәпләрне төзекләндерү эшләрен тәмамлаган районнарга балалар бакчаларын тәртипкә китерергә рөхсәт ителгән. 10 мәктәпкәчә оешмага яңа сулыш өреләчәк. Программаны финанслау күләме 2,33 миллиард сум тәшкил итә.

Социаль объектларда пар казаннарын рәткә китерү дәвам итә. Мәгълүм булганча, республикабызда күп кенә җылылык системалары тиешенчә эшләми. Беренче чиратта, социаль  оешмаларда мондый проблемалар зур уңайсызлыклар тудыра. Шуңа да мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне һәм клубларны җылылык белән тәэмин итүче пар казаннарын яңарту - өстенлекле эшләрнең берсе.

Балаларны сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауга килгәндә, бу эшкә узган елны керештеләр. Былтыр 13 объект төзекләндерелде. 2015 елда тагын 12 лагерь яңартылачак. Өстәвенә, 3 яңа лагерь төзү планлаштырылган. Программаны финанслау күләме дә бераз арттырылган – бу юлы ул 104,85 миллион сум тәшкил итә.

Узган елда авыллар да караңгылыктан чыга башлады. Республиканың 45 районында салалар өр-яңа яктырткыч лампалар белән тәэмин ителде инде. 2015 елда 11702 яктырткыч урнаштыру күздә тотыла. Финанслау күләме 225 миллион сум тәшкил итә.

Татарстанда, гомумән, төзелеш тармагы даими үсеш кичерүче өлкәләрнең берсе. Икътисадның әйдәп баручы өлеше булган бу юнәлешкә ел да зур бурычлар куела. 2015 елда республикабызда торак төзелешенең гомуми мәйданы 2,4 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Шул исәптән социаль ипотека программасы буенча 420,9 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Күпфатирлы инвестиция торагы - 897,8 мең, азкатлы торак төзелеше 1,081 миллион квадрат метр күләмендә билгеләнгән. Арендалы торак төзелеше программасы кысаларында 789 фатирлы 16 торак йорт (гомуми мәйданы - 46,8 мең квадрат метр) сафка бастыру күздә тотыла.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20