Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.10.2015

УЕФА "Казан Арена"да уйнарга фатиха бирде

Шулай итеп, "Рубин" футбол командасының 5 ноябрьдә "Казан Арена" стадионында "Ливерпуль" белән очрашуына бернинди дә киртәләр була алмый. УЕФА комиссиясе стадионда булып, анда Европа күләмендәге матчлар уздырырга рөхсәт биргән. 

Исегезгә төшерәбез, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләрен башлау өчен 2014 елның 3 декабрендә "Казан Арена" стадионы ябылган иде. Анда вакытлы трибуналар һәм ярышлар өчен ике бассейн урнаштырылды. Стадионга футбол 2016 елның язында гына әйләнеп кайтыр, дип фаразланылса да, "Ливерпульнең Казанга килүе эшне тизләтте.

26 октябрьдә  "Казан Арена" сынау тапшырды инде – "Нефтехимик" – "Волга-Олимпиец" матчы 15 500 тамашачы җыйды.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20