Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

Укучыларга мәктәптә гаджетлардан файдалануны тыю зарур - Павел Астахов

Белем бирү хезмәте күрсәтү турындагы килешүдә мәктәпләрдә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси гаджетлардан файдалануга тыю кертү зарур. Бу чара балаларны куркыныч мәгълүматтан якларга ярдәм итәчәк, дип саный РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов.

"Хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси җайланмалардан файдалануны тыю турындагы пункт кертергә кирәк", - дигән балалар омбудсмены Новосибирскида узган беренче өлкә педсоветында.

Аның фикеренчә, ата-аналар моның белән килешмәгән очракта, килешүгә укытучылардан ихтимал нәтиҗәләр өчен җаваплылыкны төшерү турындагы пункт кертелергә тиеш. Узган елның биш аенда гына да интернетта бала өчен куркыныч тудыручы 283 закон бозу ачыкланган. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә хакында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында фикер алышулар бара, дип хәбәр итә ТАСС.

Баланың тормышы һәм сәламәтлегенә куркынычны аларны алкоголь, тәмәке, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга кызыксындыручы мәгълүмат тудыра. Шулай ук гаилә кыйммәтләрен инкарь итүче, сүгенү сүзләре һәм парнографик характерданы мәгълүматлар да керә.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20