Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Укытучылар һәм укучылар имтиханда хаталары күрсәтелгән белешмәлекләр белән таныша ала

Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) укытучыларга һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәмлек буларак 2017 елда Бердәм дәүләт имтиханында катнашучыларның типик хаталарын анализлауга нигезләгән методик белешмәлек бастыра башлаган.

Бу эш имтиханнар кампаниясе тәмамлангач ел саен үткәрелә. Тәкъдимнәрдә имтихан эшләренә характеристика һәм анализ, агымдагы елда БДИ тапшыручыларның нәтиҗәләре, ачыкланган кыенлыклар һәм типик хаталар кертелгән. Алар уку елы башланганчы басылып чыгачак. Бу укытучылар ел дәвамында аларны исәпкә алсын һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханга әзерленгәндә нәтиҗәле ярдәм итү өчен кирәк.

Институт сайтында рус теле, математика, физика, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география, рус әдәбияты, биология, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр буенча методик белешмәлекләр бар. Якын арада башка фәннәр буенча да пәйда булачак, дип ачыклык кертә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) федераль хезмәте матбугат хезмәте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера