Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.10.2017

Урак өсте тәмамлануын “Туган җир” тапшыруы Уңыш бәйрәме белән билгели

Сишәмбе «Туган җир» тапшыруы телевизор караучыларны республика районнарында гөрләп килгән Уңыш бәйрәме белән таныштыра һәм алдынгы игенчеләрне билгели.

Моннан тыш, тапшыруда башка кызыклы темаларга да күзәтү оештырыла. Кырлай авылында ат чабышлары гөрләп узды. Зур ярышта кемнәр җиңгән һәм бәйгене оештыручы иганәчеләр аны дәвамлы итәргә уйлыйлармы?

Авыл җуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иген уңышын җыеп алуга нәтиҗәләр ясый. Быелгы җыеп алу кампаниясендә нинди уңышлар казанылган һәм төзәтәсе хаталар күпме?

Иген уңышын җыеп алуда иң зур күрсәткечләр Актаныш һәм Сарман районнарында булды. Игенчеләр зур уңыш алу сәбәпләрен нәрсәгә бәйләп аңлаталар? Шулай ук бу атнада «Туган җир» тапшыруы телевизор караучыларны республика районнарында гөрләп килгән Уңыш бәйрәме белән таныштыра.

Сишәмбе, 10 нчы октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Туган җир» тапшыруын карарга онытмагыз. Тапшыру 10:50 сәгатьтә башланып китә. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера