Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2016

Урып-җыю кампаниясе - 2016: Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган

Республика игенчеләре 3 миллион тонна ашлык суктырган. 10 августка булган мәгълүматларга караганда, 3028,1 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 28,5 ц уңыш алына. 1062,5 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган.

Республиканың Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әтнә, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында 75 процент мәйданнан уңыш җыеп алынган.

Ашлык суктыру буенча Буа һәм Азнакай районнары лидерлар рәтендә, алар 127,1 меңәр тонна ашлык суктырган. Сарман районында 119,6 мең тонна икмәк җыеп алынган, Актанышта – 113,4 мең тонна, Тәтештә – 108,1 мең тонна.

Бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара. Биредә бер гектардан уртача 40 центнер уңыш чыга. Нурлат районында бу күрсәткеч 37,2 ц/га тәшкил итә, Тәтештә – 35,9 ц/га, Сарманда – 35 ц/га, Буада – 34,6 ц/га, Актанышта – 34,5 ц/га.

Арча районында алдынгы комбайнчы - «Северный» ҖЧҖтән Рәҗәп Шәяхмәтов, ул «Джон дир» комбайнында 17 көндә 1490 тонна ашлык суктырган, «Корсинский МТС» ҖЧҖтән Шамил Гибадуллин - «Акрос» комбайнында 18 көндә 1386 тонна, Рәис Камалиев - «Тукано» комбайнында 18 көндә 1325 тонна.

Бөгелмә районында Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы производствосыннан комбайнчылар Илдар Шигапов һәм Фәнис Миннигалимов алдынгылар рәтендә, алар икесе дә «Нью-Холланд» комбайннарында 20 көн эшли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20