Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2017

Утыз өченче теш табылу вакыйгасы чишелеш эзли

Якшәмбе иртәсендә «Яңа Гасыр» каналы яхшы кәеф тели һәм сезнең игътибарыгызга «Тридцать три» фильмын тәкъдим итә. Фильм кызыклы һәм гадәти булмаган тарихка корылган.

Югары Ямки дип аталган кечкенә шәһәрнең теш табибы көтелмәгән фәнни ачыш ясый. Табиб пациенты Иван Травкинның авыз куышлыгында утыз өченче теш таба. Авыртудан хәлсезләнгән Травкинны Мәскәүгә алып китәләр.

Иң элек Иван Травкин җүләрләр йортының пациентына әйләнә, ләкин бу аннан көнләшүчеләрнең эше булып чыга. Соңыннан ул халыкара фәнни конференциянең төп героена әверелә һәм, ниһаять, профессор һәм күпләргә билгеле теш табибы Брукның игътибарын җәлеп итүгә ирешә. Утыз өченче теш тарихы нинди чишелеш белән тәмамланыр?

Сорауга җавапны сез 8 нче октябрь, якшәмбе иртәсендә, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Тридцать три» фильмын карап белә аласыз. Фильм телеканалда 5:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!