Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.12.2015

Узган атнада Казанда бензинның уртача бәясе төшкән

Узган атнада Казанда бензинның уртача бәясе төшкән Узган атнада Казанда “АИ-93,92”, “АИ-95” маркалы бензиннарга һәм дизель ягулыгына уртача бәя төшкән, хәзер алар 32,75 сум, 35,78 сум һәм 34,12 сум тәшкил итә. Бары тик “АИ-80” маркалы бензин бәясе генә элеккечә калган, ул – 31,30 сум.

Билгеләп үтик, Түбән Новгород, Уфа, Киров, Саранск, Ижевск, Пенза, Оренбург, Сарытау һәм Пермьда шундый маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре шул ук калган. Шул ук вакытта Чабаксар һәм Йошкар-Олада “АИ-93,92” маркалы бензинның уртача бәяләре төшкән.
“АИ-80” маркалы бензинга иң арзан бәя Сарытауда, ә “АИ-93,92” һәм “АИ-95” маркалылар Казанда күзәтелгән һәм иң арзан дизель ягулыгы – Ульяновскида.
“АИ-80” маркалы бензинга иң югары уртача бәя Кировта, ә “АИ-93,92” һәм “АИ-95” – Саранскида, кыйммәтле дизель ягулыгы – Оренбургта, дип хәбәр итә Татарстанстат.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20