Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8,6 мең тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8,6 мең тонна кар чыгарылган

 Узган тәүлектә Казан урамнарыннан якынча 8,6 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр ителә казан мэриясе сайтында.

Урамнарны чистарту эшләрендә 417 юл эшчесе һәм 693 берәмлек махсус техника , шул исәптән 112 катнаш төр юл машинасы, 75 “Бошунг” КЮМ, 13 картөягеч, 121 трактор щеткасы, 24 грейдер, 74 фронталь төягеч, 36 “Барсик” кече-төягече, 217 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар, экскаваторлар һәм тротуар чистарта торган машиналар җәлеп ителгән.

Татарстан башкаласында тәүлек эчендә бозлавыкка каршы 59,8 тонна материал, шул исәптән 8,8 тонна реагент кулланылган. Кыш башланганнан бирле шәһәрдән барлыгы 341 мең тоннадан артык кар түгелгән.

Бүген Казан урамнарын кардан чистарту эшенә 419 юл эшчесе һәм 284 берәмлек махсус техника чыгачак.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20