Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

V Республика ифтары турында "Таяну ноктасы" сөйли

Рамазан аенда V Республика ифтары бүген, 15 нче июньдә, Казан теннис академиясендә уза. Зур ифтарга барлыгы 10 000 мөселман килүе көтелә. Чәршәмбе кичендә "Таяну ноктасы" V Республика ифтарына бәйле әңгәмә оештыра.

Республика ифтарына бәйле сорауларга студия кунаклары җавап бирә: Габдулла хәзрәт Әдһәмов - Казан шәһәре казые,  Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, Айрат Зыятдинов - танылган табиб һәм гастроэнтеролог-эндоскопист, Ләйсирә Фазлыева - "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы, Марсель Әхмәдуллин - танылган алып баручы һәм журналист, Гамил Нур - популяр тамада һәм алып баручы.

Республика ифтарының традицион үткәрү мәйданы -  45 мең кеше сыйдырышлы “Казан-Арена” стадионы июнь аенда Конфедерацияләр кубогын кабул итә һәм бу максатларда кулланыла алмый. Алдан V Республика ифтарын үткәрергә ниятләгән Үзәк стадион да  Кубокта катнашкан командалар өчен күнекмәләр мәйданы булып кулланылачак.

Шунлыктан, быел V Республика ифтары 15 июньдә Казан теннис академиясендә оештырылачак. Бу көнне бирегә 10 000 мөселман килүе ниятләнә. Дини чараны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра.

Республика ифтарына кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 15 нче июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!