Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2016

Вадим Дулат-Алеев: "Татар җырына яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрелер вакыт җитте"

Татар җырын өйрәнүчеләр татар эстрадасының "алтын чоры" ХХ гасыр уртасында һәм икенче яртысының башында иде дигән фикердә. Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Азат Аббасов, Идеал Ишбүләков, Венера Шәрипова, Галия Гафиатуллина, Фәхретдин Насретдинов, соңрак - Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Гали Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов, Сөләйман Йосыпов, Рафаэль Ильясов җырбашкару сәнгате традицияләрен кертеп җибәреп, аларны Руслан Дәминов, Ренат Ибраһимов, Рафаэль Сәхабиев, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева, Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Зилә Сөнгатуллина һәм бөтен дөнья театрлары өчен камертон булып хезмәт иткән шушы "алтын фонд"ны булдырган башка артистлар уңышлы дәвам иттерде.

Ул планканы күп очракта совет Татариясендә гамәлдә булган башкаручыларны сайлап алудагы катгый система билгеләгән. Артистларның концерт эшчәнлегенә монополь хокук дәүләт филармониясендә булганлыгы билгеле. Казан консерваториясен, музыка яки театр училищесын тәмамлаучылар худсоветлар иләге аша иләнеп, филармониянең сайлап алынган артистлары тарификация комиссиясе каршына баскан. Артистның халык алдында бер тапкыр чыгыш ясавы ни бәядән булуын ул хәл иткән. Гонорар - кимендә 4 сум 50 тиен. Дөрес, эш стажы туплануына карап, тариф күтәрелергә дә мөмкин. Мисалга, Илһам Шакировның концерт бригадасында яшь нәфис сүз остасының ставкасы 6 сум 50 тиен булган. Радио эфирына эләгүе дә гадиләрдән булмый: монысында да худсовет эшли, ә артистка тавыш яздырганда катнашкан өчен шулай ук гонорар түләнә. Артистлар телевидениедә дә шул рәвешле сайлап алына. Шуңа күрә тамашачы алдына яхшылардан да яхшылары гына чыга. Башкаручылар плеядасына сирәк очракта үзешчән артистлар - сирәк очрый торган һәм тумыштан талантлы һәм үзенчәлеклеләре булганнары эләгә.

Бу система идеаль булган, әмма ул - система, һәм аның яхшымы-юкмы икәнен, дәрәҗәсен ул җимерелгәннән соң утыз елга якын вакыт үткәч кенә бәяли алабыз. Профессионаллар һәм аларның тамашачылары өчен беренче шаккатырганы театр сәхнәләренең берсендә үзешчән башкаручының соло концерты уздырылуы. Бу хәлнең моннан 5 еллап элек булуы мөмкин түгел иде...

Хөкүмәт дәрәҗәсендәге концертларның бүгенге режиссёр-куючылары, программа формалаштырганда, нишләргә белми - йолдызлар күп, ә җырчылар юк! Әгәр элек дистәләп җырчыдан сайлап алсалар, бүген исә куючылар карамагында - популяр саналган һәм тамашачы ихтыяҗына ия йөзләгән исем. Ничек һәм ни сәбәпле татар эстрада җырчыларының шундый "девальвациясе" килеп чыккан, татар җыры бүген ни рәвешле үсә - бу хакта без Казан консерваториясе профессоры, сәнгать белеме докторы, "Татарская музыкальная литература" дәреслеге авторы һәм Н.Җиһанов исемендәге "Мирас" I татар музыкасы фестивале арт-директоры Вадим Дулат-Алеев белән бергә ачыкларга тырыштык.

Айсылу Хафизова: Соңгы егерме елда татар эстрадасына ни булды?

Вадим Дулат-Алеев: Соңгы 20 елда тормышыбызның барлык өлкәсендә бер үк нәрсә - технологияләрдә, коммуникацияләр системасында һәм мәгълүмати киңлектә зур алга китеш күзәтелде. Узган гасыр ахырында тавыш яздыру технологияләрендә, тавышны компьютерда эшкәртүдә, тавыш тапшыргыч аппаратурада шундый ыргылыш булыр һәм заманча Интернет мөмкинлекләре барлыкка килер дип күз алдына да китерерлек түгел иде. Вазгыять үзгәрүе дә шуннан: элек төп фигура җырчы булса, хәзер - продюсер, тавыш режиссеры, аранжировка ясаучы. Техника гап-гади тавыштан могҗиза ясарга сәләтле. Бу исә сәхнәгә җырларга чыгучыларга карата таләпләрне киметә. Шулай да, мин моны тискәре тенденция дияргә ашыкмас идем. Татар җыры культурасының торышы турында нәтиҗә чыгару өчен, обывательләрчә "ошый - ошамый" бәяләмәсе түгел, ә күпкә киңрәк нәтиҗә ясау өчен проблемага тарихи контекстта карау кирәк. Ул бүгенгене генә түгел, туасы көнне дә аңларга ярдәм итәчәк.
Беренче чиратта, файдаланыла торган төшенчәләрне ачыкларга кирәк. Нәрсә ул "татар эстрадасы"? Эстрада - ул музыка юнәлеше дә, стиле дә түгел, ә тамашалар өчен мәйданчык. Андый эстрадалар Россиядә XX гасыр башында барлыкка килә башлаган. Советлар Союзында һәрбер мәдәният һәм ял паркында алар булган. Шушы вакытта "эстрада сәнгате" төшенчәсе барлыкка килгән. Һәм аның рәсми билгеләнә торган бурыч-максатлары булган. "Эстрада музыкасы" термины Россиядә һәм элеккеге Совет республикаларында, социаль илләрдә файдаланыла. Гаребтә һәм Шәрыктә (Көнбатышта һәм Көнчыгышта) мәдәният системасында андый төшенчә юк. Хәзер универсаль "популяр музыка" яки "массакүләм музыкаль культура" төшенчәләре киңрәк файдаланыла. Аларның икесе дә әлеге музыканы аудиоязма һәм тиражлау белән бәйләп күзалландыра.

Татар популяр җыры революциягә кадәр үк үсеш ала башлый. Аның тамырлары совет эстрада сәнгатенә караганда да тирәндәрәк, алар XIX-XX гасырлар чигендә шәһәр концерт һәм клуб практикасында, һәм фольклор җырында тирәнрәк. XIX-XX гасырлар чиге - ул халык җырының шәһәр шартларында ничек итеп үзгәрүенең бик кызыклы мисалы. Идрис Газиевның кызыклы гына тикшеренүләрен тәкъдим итә алам. Сүз уңаенда, үзен музыка буенча талантлы тарихчы буларак күрсәтеп, безнең консерваториядә диссертация яклаган шәп җырчы булуын билгеләп үтик. Ул революциягә кадәрге граммофон пластинкаларында яздырылган күп сандагы татар җырларын архивларда тапты. Татар җырчыларын пластинка-"миньон"нарда 1901 елда, мисалга, танылган "Граммофон" трансмилли компаниясе чыгарган, ә ул язмаларны компаниянең баш эксперты һәм тавыш яздыруны башлаучыларның берсе Фред Гайсберг шәхсән Казандагы "Отель де Франс"та яздырган. Җыр башкаруда кызыклы манера яздырылган, ул фольклор түгел. Аны концерт манерасы дип атарга була, ләкин шул ук вакытта репертуарда яисә танылган халык җырлары, яки әллә ни билгеле булмаган авторлык җырлары, әмма барыбер көе буенча фольклор традицияләренә якын. Менә бу урында татарларның фольклор традицияләре бай һәм катлаулы булуын билгеләп үтү кирәк. Революциядән соң ул гадиләштерелә, ә ислам катламы - мөнәҗәтләр, көйләп уку - тыюга дучар ителә. Татар "шоу-бизнесы" үсеше туктатыла, хәер, теләсә кайсы безнес та шулай ук. Совет чорында бик күп әйбәт җырлар иҗат ителә, ләкин узган гасырның 90 нчы елларында аларның почёты бетә. Карагыз, берничә генә тарихи факт китереп тә татар җыр культурасының төп проблемасы аңлашыла - традицияләрнең күп тапкырлар "яралануы" ул. Тоташ сызык урынына - өзелеше төрле зурлыкта булган пунктир. Шуңа күрә хәзер төп бурыч - традициянең бербөтенлеген торгызу, ул исә тарихның бөтен этапларын, музыка иҗатының барлык юнәлешләрен һәм стильләрен берләштетергә тиеш. Традициянең "алтын фонды"н хәзер җырчының симфоник оркестрга яки бер гармоникага гына кушылып җырлавына карамастан, милли музыкаль классика дип атау гамәлдә. Хәзер без милли җыр (фольклорның "алтын фонд"ын да кертеп), симфоник, опера классикасын ни дәрәҗәдә яхшы беләбез? Бу сорауга һәркем үзе җавабын тапсын.



Популяр музыканың милли традицияләрне саклаудагы һәм үстерүдәге роленә бәя биреп җиткермәү ярашлы түгел. Ә бит популяр музыка - ул көндәлек тормыш музыкасы, һәр өйгә дигән музыка, яхшы кәеф музыкасы, хисләр музыкасы. Бездә "поп-музыка" төшенчәсе еш кына йомшак интонация белән әйтелә, янәсе, поп-музыка - ул җитди нәрсә түгел. Чынлыкта, поп-музыка - ул бик җитди! Популяр музыка һәрвакыт мобильрәк, тыңлаучысына карата игътибарлырак булуы белән аерылып торды. Менә шундый дәрәҗәле, "авианосец" кебек гаять зур симфоник музыканың маневрлар өчен мөмкинлекләре күпкә аз, әгәр аңар каядыр борылырга кирәк икән, ул моны зур киңлек биләп акрын эшли. Популяр музыка тирә-ягында ни булганына тизрәк реакция ясый, ул экономияле, кеше яки җәмгыятьләр төркемнәренә җиңел иярә. Тагын шунысы бар - популяр музыканың глобаль тенденцияләргә бәйлелеге кимрәк, димәк, аның милли үзенчәлекләрне саклауда мөмкинлекләре күбрәк. Шулай ук аның бәһасе дә, миссиясе дә шунда.

Кичә миндә "Мәйдан" телеканалы 2 сәгать рәттән кабызган килеш торды. Җырлары мәңгелек һәм аңлашыла торган темаларга иде: мәхәббәт, гаилә, ата-ана һәм балалар, бәхет турында хыяллар - бу һәркемгә кагылышлы һәм һәркөнлек мәсьәләләр. Күп гасырлар шулай булган. Татар өйләрендә "Йосыф вә Зөләйха" сүзләренә көйләп укыганда әллә шул турыда ук җырламаганнармы? Радио һәм телевидение булмаган 100 һәм 500 ел элек тә җырлаганнар. Бу традиция, һәм аңлаешлылыгы яхшырак булган саен, ул шуның кадәр ныклырак. Менә, мисалга, мәшһүр композитор Алмаз Монасыйпов 1975 елда бер "Тукай аһәңнәре"н иҗат итеп кенә дә милли традициянең "өзеклек"ләренең берсен, мөнәҗәт һәм көйләп уку жанрларын эстрадача диярлек заманча стильдә яңадан булдырып, торгызды. Җыр язучы хәзерге заман композиторларына да татар музыкасы тарихы белән кызыксыну һич комачауламас иде. Хәзер безнең җыр язучы композиторларыбыз күп, ләкин аларның яхшырак, кызыклырак булуын телибез. Күршеләрнең өр-яңа көйләрен кабатламый да, эксклюзив ингридиент - милли культураның "алтын фонды"н файдаланып үз әсәрләрен иҗат итеп, заманча булу мөмкинлеге бар.

Шул рәвешле, хәзер яңа техник мөмкинлекләр, яңа коммуникатив һәм мәгълүмати мохит бар, глобаль популяр музыка һөҗүме, милли музыка классикасы (моңа җыр классикасын да кертеп) турында чынлыктагы белемнең кечерәюе бар. Музыкаль стильдә дә, сценографиядә дә, костюмнарда да милли үзенчәлекләр бетү тенденциясе күзәтелә. Инде хәзер пентатоника - татар җыры төзелеше дә гел үтәлеп бетми, ул гомумевропа музыкасы интонацияләрендә тора-бара эреп бетә. Җыр татар телендә булса, әсәрнең калган состав элементлары милли символик элемтәләрсез генә дә ярый дию - хата. Җыр - ул синтетик сәнгать. Мисалга "блюз квадраты"н алыгыз, блюз ладындагы көйне татар тексты белән җырлагыз - ул татар җыры булмый. Хәер, безнең күп кенә композиторыбызга - афәрин! Алар төп татар интонацион фондын "тотып тора", юылып, бөтенләй юкка чыгудан саклый. Кайсыбер җырчыларыбыз да шулай ук. Алар җыр башкаруда авыр булган импровизацияләнгән мелизматиканы һәм татар җырларында һәрчак булган аерым вокаль интонацияләүне сакларга тырыша, башка традицияләрдә тәрбияләнгән җырчыларда исә ул юк.

А.Х.: Җырда, популяр музыкада татарларның милли үзенчәлеген ничек сакларга соң?

В.Д-А.: Тамырлардан тайпылу, традицияләр өзелү - милли үзенчәлекне, үзтәңгәллекне югалтуга янаган бердәнбер нәрсә. Милли үзенчәлекне саклау милли классиканың "алтын фонды" сакланылышы законына таянырга тиеш. Музыка буенча гына түгел бу. Хәзер, традицияләрнең барлык "өзеклекләре" дә торгызылмаганда, яңа җитди "өзеклек" булу куркынычы бар. Милли җыр "алтын фонды"ның (шуңа фольклор да керә) күпчелек өлеше бүгенге тыңлаучысы белән ике арада психологик дистанциядә булу чагы җитте. Татар музыка классикасы тавыш киңлегендә калырга тиеш. Әгәр аны граммофон пластинкасы белән тутырсак, тавышның сыйфаты начар булганга күрә, ул кабул ителмәячәк. Бүгенге тыңлаучы аудио һәм видеоның сыйфатлы булуына, популяр музыканың яңа стиленә күнеккән, аны заманча тавыш дөньясы чолгаган. Җыр классикасын граммофон пластинкасыннан гына тыңлап була дип уйлау - хата ул. Заманча мәгълүмати киңлек шартларында көндәшлеккә сәләтлелек түгел бу. Димәк, кимендә заманча сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш. Сәнгать өчен тагын стиль яңарту файдалы - ул тыңлаучының кызыксынуын югалтмас өчен мөһим шарт.
Менә милли музыка классикасыннан тагын бер мисал - танылган борынгы "Тәфтиләү" җыры. Оригиналда ул кызыклы итеп озын көй һәм мөнәҗәт жанр билгеләре кушылган аккомпаниментсыз көйдән гыйбарәт. Хәзерге заман тыңлаучысына аны тәкъдим итсәк, ул аннан бер тавышлы музыканы тыңлауны, төрки ритмиканы тоемлауны таләп итәчәк. Һәм биредә беркадәр психолоик аерымлык башланачак, чөнки безнең тавыш мохите хәзер башка. Әсәрнең көе түгел, ә ритмы өстенлектә - бу бөтенләй башкача тоемлау, эмоцияләрне һәм тирә-яктагыны башкача кабул итү. Һәм борынгы татар җырлары "алтын фонды" яңа буыннардан ерагая башлый. Психологик планда. Яшьләр берни белән кызыксынмаганнан түгел ул. Кызыксына, тик Интернеттагы татар җыры - ул соңгы 20 елда иҗат ителгәннәре генә. Алар яхшы гына яздырыла һәм шунда урнаштырыла. Ә инде алар үсеп чыккан традиция тарих тузаны астында кала. Җыр классикасын музейга җибәрергә ярамый, чөнки ул - традиция. Аны сәхнәгә кайтарып кына калудан битәр, тавыш ландшафтында да тотып калу мөһим. Менә монда инде борынгылык белән заманчалык арасында психологик арадашчылык техникасы эшкә керешә, ә ул милли композиторда булырга тиеш. Тарих белән заманчалыкны бәйләгән яңа символ булдыру техникасы. Менә гениаль композиторыбыз Фәрит Яруллин (ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган) тыңлаучыларына үз вакытында танылган "Шүрәле" балетында номерларның берсе буларак элегик вальс жанрындагы "Тәфтиләү" көен тәкъдим иткән. Сүз уңаеннан әйтик, ул Татарстаннан читтә иң күп көйләнә торган татар музыкаль әсәре санала.



Тиздән заманча гына түгел, шәп итеп уйланылган проект - "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале республика казанышына әйләнәчәк. Игътибар итегез: ул эстрада, халык, популяр диелмәгән, - "татар җыры фестивале" дип атала. Биредә жанр һәм стиль төрлелеге милли классиканың тарихи-мәдәни миссиясенә юл бирә. Фестивальдә нәкъ менә "алтын фонд"тагы җырлар башкарылачак: халык җырлары, ХХ гасыр классик композиторлары. Ягъни бары тик татар җыры классикасы. Анда яңа җырлар булмаячак. Шулай да, яңа тавышлар, "Голос" проекты дәрәҗәсендә яңа аранжировкалар булачак. Татар җыры классикасы хәзерге заман киңлегендә яңача яңгыраячак, ул заманча сыйфатта һәм яңартылган стильдә булачак. Күптән көтелгән "рейсталинг". Сәхнәдә - "тере" оркестр, җырлау бары тик "тере" тавышка гына корыла. Анда тавыш яздыргыч хәйләләр булмаячак, бу тавыш бәясен торгызу өчен кирәк.

А.Х.: Ягъни "Үзгәреш җиле" проекты башкару сыйфаты өлкәсендә техник мошенниклык булмаячак һәм барысы да "тере" тавышка башкарылачак, "тере" оркестр, "тере" тавыш?

В.Д-А.: Мин фонограммалар техникасы турында, аеруча "минусовка"ларга кагылышлы ул кадәр кискен сүз әйтмәс идем. Төп игътибар дөрес билгеләнгән: "тере музыка" дип аталган иң авыр һәм иң кыйммәтле фестиваль булачак ул. Популяр музыканың кайбер төрләрендә бернинди аерым вокаль сәләтең булмаса да ярый, ә бу фестивальдә ул үтми. Бу исә кешегә югарыдан бирелгән сәләтле җырчы дәрәҗәсен кайтара. Бу, чыннан да, талантлар, җырчылар парады булачак.

Ә классик көйләрнең татар җырлары "алтын фонды"нда тагын да яктырак балкырга мөмкинлек биргән яңа кырлары барлыкка киләчәк. Бер карасаң, барысы да гади кебек, әмма, чынлыкта, бик мөһим мәсьәлә. Чөнки яңа буын инде мәдәни элемтә өзелергә торган вакытка якын. Һәм көйләрне генә түгел, хәтта ул җырларның шуның кадәр матур исемнәре дә онытылачак яки кешедән ишетеп кенә беләчәкләр. "Үзгәреш җиле" фестивале - ул дистә елдан артык элек иҗат ителгән музыканы онытылуга дучар ителү трендын үзгәртү юнәлешендә зур адым. Иң мөһиме - ул традицияләр бердәйлеген торгызырга ярдәм итәчәк. Урта гасыр чоры тәмам булгач, кешеләр тормышы да һаман саен тизрәк яңара бара, традицион сәнгать роле дә үзгәрә. "Теләсә нинди традиция интерпретациягә нисбәте булса гына тере традиция булып кала" - француз фәлсәфәчесе Поль Рикёр шундый фикер әйткән. Безгә тере традиция кирәк.

А.Х.: "Үзгәреш җиле" фестивалендә чыгыш ясаучылар кушылып җырлаячак симфо-джаз нәкъ менә татар җырының "алтын фонды"ннан алынган. Ул заманның мәшһүр артистлары джаз оркестрга кушылып җырлаган да инде.

В.Д-А.: Әйе! Популяр музыкада джаз-оркестр, эстрада-симфоник оркестр пәйда булуы - ул чып-чын иҗади ыргылыш булган. Бу очракта да эстрада музыкасында сыйфади ыргылыш дип әйтү дөрес була. Узган гасырның 50 нче еллары ахырыннан 70 нчеләргә кадәр. Алга таба бу гадәтигә әйләнеп, аннары электроника китте - синтезаторлар, электр гитаралары. Казанда ул "эстрада-симфоник" җыр стилен, мисалга, татар интонациясен яхшы тоемлаган Александр Ключарев бик әйбәт тормышка ашырган. Татарстан радиосы озак вакытлар Ключарев җырыннан өземтәне үзен таныту өчен файдаланган, ягъни позывной иткән.

Шушы чор белән параллель традиция юнәлешен тагын да яхшырак ныгытырга ярдәм итәчәк. Ул чор - татар җырын бер гармунга, бер баянга кушылып, ритм бәрми җырлаудан заманча яңгырашка күчү вакыты (ә шәрык музыкасы классикасында һәрвакыт ритмик партия - үсүл булган, татар традицион музыкасының кайбер жанрларында хәзерге бәрмә җиһазлар урынына элек-электән, мәсәлән, металл поднос файдаланганнар. ХХ гасырның икенче яртысы исә - тере яңгырашта традицион көй белән заманча ритм кушылган чор. Фестивальдә электроника түгел, тере оркестр булуы, минем карашка, символик мәгънәгә ия.

Фестиваль йогынтысында яшь җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр һәм тыңлаучылар иске җырлар җыентыкларын актара башлар дип өметләнергә була. Үткәннәрдән башка гына мәдәният була алмый. Инде онытылган кебек тоелганы һәм музейларга, архивларга җибәрелгәне, чынлыкта, хезмәт итәчәк әле. Мисалга, иске "ГАЗ-21" "Волга" эстрада-джаз чорында бик шәп машина булган, хәзер дә бик стильле күренә. Менә ул уңышлы модель.

Музыка өчен ул чор уңышлы булган. Татар җырының "алтын фонды" белән параллель уздыру Сез әйткәнчә яңа ыргылышка этәргеч булыр дип өметләнәм. Чөнки ап-ачык күренеп тора: татар җырының яңа сыйфади дәрәҗәгә чыгар вакыты җитте.



А.Х.: "Үзгәреш җиле" проекты белән татар музыкасын Европа стандартларына туры китерәләр дип әйтеп буламы?

В.Д-А.: Мин музыкада бер генә евростандарт беләм. Ул XVIII гасыр ахырында булган һәм 40-50 еллап гамәлдә калган. Сәнгать тарихында шушы чор классицизм дип атала. Шул вакытта бөтен Европа бер үк төрле музыка тыңлаган. XVIII гасыр ахырындагы немец, француз, итальян, рус, инглиз һәм чех композиторларын алсагыз, бернинди аерма тапмассыз. Бу үзенә күрә милли чикләрсез музыкаль "евроберлек" булган. Кайсыдыр мизгелдә теләсә кайсы стандарт тар була башлый. Бөтен илләрдә дә милли үзенчәлеккә һәм үз мәдәни традицияләренә йөз тоткан милли композиторлык мәктәпләре барлыкка килгәч, классицизм евростандарты бетерелгән. Хәзер андый стандарт юк. Әгәр кайдадыр "Евровидение" төпкелләрендә ул кинәт формалаша калса, андый "евростандарт"ка классик татар мелодикасына әле ерак.

Әмма Сезнең сорауда татар җыры традициягә туры китереп җырланырга тиеш дигән караш белән бәйле полемик мәгънә ята. Шәрыктә озак вакытлар сәнгатькә шундый мөнәсәбәт булган. Шәрык музыкасы гасырлар буена ноталарсыз яшәгән, шуңа күрә остазлар һәм аларның шәкертләре булган. Төп-төгәл остаз кебек кабатлау - ул шәкерт уңышы. Шуда күрә, гарәп хәлифәтләре һәм кытай провинцияләре тормышындагы кебек, музыкада күп гасырлар дәвамында үзгәреш аз булган. Европада исә композитор көй яза, һәм әсәр аннан китә, ул күп санда бәйсез интерпретацияләнә ала. Бу әсәр белән кызыксынуга булышуда ике төрле механизм - шәркый "эталон версия" һәм гарәби "ассортиментлы интерпретация". Аларның икесе дә сәнгать өчен үзенчә әйбәт. Ләкин заман шартларында традиционистлар - шундый ук интерпретаторлар, тик алары тарихи реконструкцияләр белән мавыга. Халык җыры өчен эталон кайда теркәлгән, кайсы чорда? 50 ел элек, 100 ел яки 300 ел элекме? Солтан Габәши 100 ел элек татар клубларында фортепианода халык көйләрен башкарып чыгыш ясаганда ул авангард булган. Татар җырчылары XIX-XX гасыр чикләрендә халык алдында чыгыш ясый башлаганда алар традицияләрне җимерүчеләр санала. XX йөз башында - ул XIX гасырга карата авангард була, шулай вакыт чоңгылынача. Кемгәдер бер тавышка металл поднос какканга ияреп җырлау ошаган, дөрес, аны шуңа туры килгән киңлектә башкарырга кирәк. Опера театры сәхнәсендә тавыш матурлыгын һәм тулы яңгырашлы музыкаль фактураны күрсәтергә кирәк. Милли җыр классикасы үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бердәм милли мәдәният сызыгына бәйләп, хәзерге заман тавыш дөньясында ышанычлы яңгырасын. Шул вакытта бернинди стандарт та куркытмый!

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20