Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2015

Васыйл Шәйхразиев: “2015 нче елга төп бурыч – Казанда Спортның судагы төрләре буенча Дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру”

Агымдагы елга каралган бюджет киметелсә дә, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы аның кыскаруы мөмкин кадәр азрак тоелуы өчен тырышачак. Бу хакта бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган Владимир Леонов хәбәр итте.

Утырышта статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.

“Икътисади үсеш акрынайган шартларда, Россия Хөкүмәте 2015 нче елга федераль бюджет чыгымнарын 10 процентка кыскарту турында карар кабул итте. Татарстанда да шундый ук карар чыгарылды. Безнең тарафтан ТР Финанслар министрлыгына үзебезнең өлкә буенча чыгымнарны киметү буенча тәкъдим юлланды”, - дип билгеләп узды министрлык башлыгы.

Владимир Леоновның утырыштан соң журналистларга  сөйләгәннән аңлашылганча, инде кабул ителгән программалар буенча Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы финанслау күләмнәренең агымдагы елгы бюджетта каралганча саклануын таләп итәчәк, ни өчен дигәндә, елдан-ел спорт чаралары, төрле ярышлар, тренровка җыеннары саны артып тора. Ул республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президенты ярдәменә дә өмет баглый. “Без Финанслар министрлыгына, тармакка зыян китермичә генә, бюджетны кайсы маддәләр буенча оптимизацияләп булуын җиткерәчәкбез. Бюджетта берникадәр кимү булса да, аны мөмкин кадәр азрак булуын кайгыртачакбыз”, - дип билгеләп үтте В. Леонов.

Министр сүзләренә караганда, 2014 нче елда тармак республика бюджетыннан 2,6 млрд сум күләмендә финансланган. Бюджеттан тыш чыганаклардан 293 млн сум акча җәлеп ителгән, шул исәптән 126 млн сумлык түләүле хезмәтләр күрсәтелгән. Алардан алынган керем үсеше, алдагы елдагы дәрәҗәнең 101 процентына тәңгәл. Тармакта айлык хезмәт хакы 13 мең 906 сум тәшкил итә, шул исәптән физик тәрбия һәм спорт учреждениеләрендә – 14 мең 594 сум, яшьләр сәясәте өлкәсендә – 11 мең 398 сум, спорт мәктәпләрендә тренер-мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы - 19 мең 630 сум.

Министрлыкның узган елгы эшчәнлегенә ТР Премьер-министры Васыйл Шәйхразиев бәя бирде. “2015 нче елга төп бурыч – Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру”, - дип ассызыклады ул.

Аның әйтүенчә, республикабызда дөнья чемпионатын үткәрү өчен барлык кирәкле шартлар бар. “Бүген Казанда чемпионатка кадәр вакыт кире якка саналып бара, әзерлек тә шактый югары дәрәҗәдә”, - дип билгеләп узды ул.

Васыйл Шәйхразиев бүгенге көндә министрлыкның яшьләр сәясәте һәм спорт кебек тармаклары булуын искәртеп, аларның үзара тыгыз берләшкән булуын ассызыклап узды. Аның фикеренчә, әлеге юнәлешләр буенча системалы эш таләп ителә. Яшьләр уңышлы булган очракта, спорт чәчәк атачак, шулай ук, киресенчә, спорт үсеш алса, яшьләр дә көндәшлеккә сәләте булачак, ди ул.

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының әһәмиятенә карамастан, ел дәвамында яшьләр сәясәте өлкәсендәге чараларны һәм спорт ярышларын үткәрү буенча эзлекле эш югары дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип басым ясады В. Шәйхразиев. Спорт юнәлешендә ул муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелүгә карата уңай фикерен җиткерде. “Кайбер шәһәр һәм районнар гел алдынгы позицияләрдә, артта калучылар да бар”, - дип, вице-премьер министрлыкка шушы вәзгыятькә аудит ясарга, ни өчен гел бер үк муниципаль берәмлекләрнең исемлекнең соңгы урыннарында булуын тикшерергә күрсәтмә бирде.

Васыйл Шәйхразиев шушы көннәрдә Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә “Алтын алка” турниры буенча видеоконференция уздырылганын әйтте. “Безгә хатын-кызлар хоккее буенча Идел буе федераль округы чемпионатын уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Әгәр мондый чемпионатны үткәрсәк, бу, муниципаль берәмлекләрдә һәм республикада кызлар арасында хоккей спорт төре үсеше өчен этәргеч булачак”, - диде ул.

Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары министрлык һәм аның буйсынуындагы ведомстволарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлектә һәм уздыруда актив катнашачагына ышанычын җиткерде.

Наталья Паршикова, үз чиратында, Татарстанның “Хезмәт һәм оборонага әзер” – ГТО бөтенроссия комплексын гамәлгә кертү буенча сынау мәйданчыкларының берсе буларак билгеләнүен искәртте. “Бу зур җаваплылык. Без сезнең өлге булачагыгызга ышанабыз, алга таба сездән Россиянең башка субъетлары да үрнәк алачак”, - диде ул.

Коллегия азагында Наталья Паршикова һәм Васыйл Шәйхразиев Россия Президентының “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлекле медальләрен һәм башка дәүләт бүләкләрен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20