Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.03.2017

Венера Ганиева тәҗрибәсе белән уртаклаша

Пәнҗешәмбе, 23 нче мартта, "Вечерняя игра" тапшыруында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты,  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Венера Ганиева катнаша. Күренекле укытучы һәм остаз үзенең белемнәрен Петр Нижинский белән Лия Сергеевага да өйрәтә, кызыклы тарихлары белән уртаклаша һәм иҗат уңышының серен ача.

Венера Әхәт кызы Ганиева – опера һәм эстрада җырчысы, сопрано, драма артисты, мөгаллим. Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Белем йортында Венера Ганиева профессор һәм кафедра мөдире.  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булган елларда аңа бик еш Америка, Ауропа һәм Азия сәхнәләрендә чыгыш ясарга туры килә. Голландиядәге бер чыгышыннан соң, "Дагблан Флеволанд" гәҗите җырчы турында «Ганиева Аурупа биеклегендәге җырчы, аның Виолеттасы мәхәббәтен чакырып сайраган май сандугачы кебек дәртле дә, мөлаем дә» дип мактау сүзләре язып чыга.

Танылган шәхес белән "Вечерняя игра" тапшыруын  "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 23 нче март 22:10 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20